

Курчаклары белән уйнаганда да укытучы булып кылана иде ул. Кызларының уй-хыялын гамәлгә ашырырга куш куллап ризалашкан әтиәнисе, урта мәктәпне тәмамлау белән, аны заманында үзләре белем алган югары уку йортына ияртеп алып китте. Фәһимәнең талиблык еллары китапханә, лекция залларында белем илендә казынып, сизелми дә калды. Дөрес, китаплардан аерылып торган чаклары булмады түгел, булды. Җырга, биюгә осталыгын тиз күрделәр, бер генә бәйрәм кичәсе дә аның катнашлыгыннан башка үтмәде диярлек. Өлкән курсларда укыганда ул үзе үк талибларны оештырып, пьесалар сәхнәләштереп, җәйге каникуллар чорында авыл клубларында чыгыш ясап йөрде. Бу яшьләр-гә бераз акча эшләп алырга да ярдәм итте. Фәһимәнең исә курсташлары алдында абруе арта төште.
-Юкка артистлыкка укырга китмәгәнсең, әллә нинди атказанган сәхнә остасы булып җитешер идең,- дип мактыйлар иде аны.
-Нигә, бәлки, укытучы булсам да, атказанган исемен яулармын әле,- ди иде ул аларга. Булды, атказанган укытучы да булды, ата-аналар, укучылар алдында абруй да казанды, тик гаилә тормышы гына үзе теләгәнчә бәхетле була алмады. Бердәнбер улы Гаязны ялгыз канаты белән үстерде, югары белем алырга ярдәм итте. Ник какшады соң аларның гаиләсе? Бәхеткә, ир назына күмелеп яшәү өчен тумыштан барысы да бирелгән кебек иде: төскә -биткә чибәр,неп-нечкә билле, сылу сынлы, тез асларына төшеп торган ике озын чәч толымы күпләрнең игътибарын җәлеп итә иде. Өстәвенә, ул булган җирдә гел генә җыр –бию яңгырар иде. Кайда абынды, кайда хаталанды, әллә баштан ук аларның гаилә тормышы ныклы нигезгә корылмадымы? Әллә чыннан да язмыш дигән юрау бармы? Әнә Хәния Фәрхи дигән җырчы да :”Язмышларны булмый үзгәртеп,-“ дип җырлый ич. Юкка гына җыр теленә күчмәгәндер ул уйланулар. Халык фикере, кешеләр башыннан үтеп, сыналганга тугандыр ул җыр.
Диплом алып, үзләренә күрше районга эшкә юлланган яшь белгечне мәгариф бүлегендә куш куллап каршы алдылар. Бүлек мөдире Морзакаев Фәһимәне шунда ук таныды, ул аның әтисенең элекке укучысы икән.
-Кайсы гына мәктәпкә билгеләсәк тә, математика укытучылары бик кирәк. Теләсәгез район үзәгендә калдырам,- диде ул кызны якын итеп. - Сезнең кебек укытучылар династиясен дәвам итүче белгечне ихтирам итми мөмкин түгел. Биредә сынатмассыз дип ышанам. Үзегезгә математика фәнен тирәнтен өйрәнү сыйныфын ачып җибәрсәгез, тагын да әйбәтрәк булыр иде.
-Анысы инде, Фидаил Мансурович, миннән генә тормый. Эшли башлагач, күз күрер,- диде Фәһимә, эш башламас борын шундый зур бурыч йөкләтергә теләүләренә бераз каушый төшеп.
-Ярый, ярый, уйлый тор диюем. Ярдәм итәрбез, әлбәттә.
“Төпле фикерлегә охшаган,”-дип уйлап куйды мөдир кыз турында.
Фәһимә тәгаенләнгән мәктәп район үзәгендәге иң зур мәктәп булып чыкты. “Безгә эшкә килгәннәр кире китәргә тырышмый. Сез дә охшатырсыз,-“ диде аны каршылаганда мәктәп директоры. Ул - чигә чәчләре чалара башлаган, күңелгә ятыш кыяфәтле, кырык яшьләр тирәсендәге ир-егет иде. Исеме дә сирәк очрый торган –Барлас, Барлас Әюпович. Яшь белгечне мәктәп белән таныштырып чыккач:
-Ә коллектив белән эш барышында танышырсыз, – диде. – Сезгә фатир кирәктер инде. Безнең гомум торак юк. Үзегезнең танышыгыз булмаса, электән фатир төшә торган таныш апаны тәкъдим итә алам.
Фәһимә шулай итеп мөлаем генә, өлкән яшьтәге Фәрхия апа янында яши башлады. Мәктәп тормышы үзенең бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре белән аны үз эченә бөтереп алып керде дә китте. Көннең үткәне сизелми дә кала. Дәресләре күп кенә, өстәвенә, бишенче сыйныфларга җитәкче итеп тә тәгаенләделәр. Өстәмә дәресләр дә булып тора, җәмәгать эшләрен дә йөкләтәләр. Буш вакыты бөтенләй калмый диярлек, барысына да өлгерергә кирәк. Октябрь бәйрәме алдыннан мәктәптә сыйныфлар арасында концерт күрсәтү буенча конкурс уздырырга булдылар. Биредә инде аның артистлык сәләте ачык күренде, ул җитәкчелек иткән сыйныфның концерт программасы иң мавыктыргычы булып чыкты. Моннан соң андый чараларны әзерләүне Фәһимәгә йөкләтә башладылар. 8 Март бәйрәменә исә укытучылар белән Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” пьесасын сәхнәләштерергә булдылар. Коллективта ир -егетләр бармак белән генә санарлык булгач, рольләр тиз бүленде, ә хатын-кызларны сайлап алырга туры килде. Фәһимәгә Галиябану роле бирелгәч, көнләшүчеләр дә табылды. Кыз үзе сизмәсә дә, артта пышылдашу шактый дәвам итте, бигрәк тә беренче көннән үк кызны үзенә көндәш итеп кабул иткән математика укытучысы Бәһия Маратовна Хәлил ролен башкаручы мәктәп директоры Барлас Әюпович белән Фәһимәнең сәхнәдә чыгыш ясарга ничек әзерләнүен күз уңыннан чыгармады. Вакыт кысык булгач, репетицияләрне көн дә диярлек ясадылар. Рольгә чын күңеленнән керергә өйрәнгән Фәһимә -Галиябану кайвакыт үзе белән янәшә бары тик Хәлилне генә күрә, башкасы аны кызыксындырмый. Көннәрнең берсендә үзенең Барлас-Хәлилгә ничектер бик якын итеп каравын сизеп, кыенсынып та куйды. Әмма бу хис ни өчендер көннән - көн көчәя бара иде. Барлас Әюповичның да аны күрүгә йөзе яктырып китә, дулкынланудан яшь егетләр кебек кулын кая яшерергә белми җәфалана. Ә Фәһимә Барлас Әюповичның җитәкче кеше, өстәвенә, үзеннән шактый өлкәнрәк икәнен исендә тотып, аңа күтәрелеп карарга да курка. Шулай да пьесаны сәхнәгә куйганда алар шактый ук якынаеп өлгерделәр. Ә сәхнәдә уйнаганда Барлас-Хәлилнең Фәһимә -Галиябануны чынлап кочагына кысуы, наз тулы карашы кызның башын бөтенләй әйләндәреп җибәрде. Бу моңа кадәр дуслашып йөргән егетләреннән үзгә мөнәсәбәт иде. Ул Барласның хисләрен бөтен җаны-тәне белән тойгандай булды. Пьесаны берничә авыл мәдәният йортына да барып уйнадылар. Фәһимә аларны көтеп ала, кабат Барласның җылы сулышын, иркәләгән кулларын, сөю тулы карашын тоясы килә. Алар арасында әнә шулай сүзсез генә сөю хисләре урнашты. Бу хакта һәркайсы уйламаска тырышып, янып –көеп яшәү башланды. Ул хисләр - алар өчен беркемгә дә сиздерергә ярамаган, хәтта үзләренә тыелган мәхәббәт хисләре иде. Фәһимә инде тизрәк уку елы бетүен теләде, ичмасам, әниләре янына кайтып китәр дә, Барласны күрмәс, онытыр. Әмма әлегә түзәргә кала инде. Ни кылырга белми, янып-көеп йөргәндә беркөнне мәктәптән кайтуын Фәрхия апасы ничектер күңелсезләнеп, сөмсере коелып каршылады аны. Юынып, өс-башын алыштырып, чәй табыны янына утыргач та, сүзләре бәйләнеп китә алмады. Аптырауга калган кыз фатир хуҗасының мондый халәтен нигә юрарга да белми иде.
- Фәрхия апа, ни булды? Сизеп торам, нигәдер кәефең кырылган.
- Чәй эчеп бетергәч әйтермен дигән идем. Ярый, үзең башлагач әйтим инде, бәйләнмә син, кызым, хатынлы ир белән. Рәнҗетмә кеше баласын,- дип тезде фатир апасы аерым бер катгыйлык белән.
Тәне эсселе-суыклы булып киткән Фәһимә урындыгыннан чак егылып төшмәде. Андый уйлар башына да кереп чыкмады ла аның. Каян килеп җиткән бу сүзләр Фәрхия апасына?
Гөлфинә сӘЛИМова. Югары Яркәй авылы.
(Дәвамы бар)