Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
28 сентябрь 2023, 06:30

Җаваплы хезмәттә

Туып-үскән төягенә тугры, хезмәт салган хуҗалыгына бар көчен биргән, шушы җирдә төпләнеп калган кеше тулысынча бәхетле. “Үзәк МТС” ДУАХП Илеш филиалы бу җәһәттән горурлана ала. Эш башлаган тәүге көненнән алып әлеге вакытка кадәр туган җиренә намус белән хезмәт иткән игенчеләребез иң зур рәхмәт сүзләренә һәм мактау хөрмәтләргә лаек. Механизаторларның хезмәте – үтә дә җаваплы, авыр эшләрнең берсе. Филиалда менә инде хәтсез еллар тырыш хезмәт күрсәтүче уңган комбайнчы Алмаз Хаҗиевның да өлеше зур.

Җаваплы хезмәттәҖаваплы хезмәттә
Җаваплы хезмәттә

Үзенә тапшырылган техниканы көйле эшләтүгә ирешеп, үз эшенең барлык нечкәлекләрен белеп, хезмәтләндергән тракторын, комбайнын кабызып җибәрү белән үк аның “сулышын тоеп” дип әйтерлек эшли, аның исеме һәрвакыт алдынгылар арасында телгә алына. Хуҗалык тарафыннан Алмаз - һәрвакыт мактаулы. Язын “Джон
Дир” тракторында җирләрне эшкәртсә, урак чорында “Нью-Холланд”ны иярли, бар тырышлыгын салып, эш күрсәткечләре буенча алдынгылар сафын әйди. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, – диләр бит халыкта. А.Хаҗиев та тырыш кулларында чын мәгънәсендә ут уйната – бик оста эретеп-ябыштыручы да, техниканы биш бармагы кебек яхшы белүче дә ул. Нинди генә эш кушылса да, аларның һәркайсын җиренә җиткереп, зур җаваплылык тоеп башкара. Уңган хезмәткәр башкарган эшләре генә түгел, корган дөньясы, гаиләсендә дә үрнәкле. Тормыш иптәше Регина белән район үзәгендә матур йорт салып чыктылар, ике кыз, ике малайга гомер биреп, үз үрнәкләрендә хезмәткә тәрбия биреп яшиләр.

Ринат ЗЫЯЗЕТДИНОВ, “Үзәк Мтс” дУАХП Илеш филиалы агрономы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас