

Халык экологик яктан чиста яшелчә, шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән сыйфатлы ит, сөт продукцияләре сатып алды. Тәкъдим ителгән товарларның хакы да чагыштырмача арзан иде. Шулай ук районның авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән М.Горький ис. кооператив – арпа, XXII партсъезд ис. кооператив – бодай, арпа, “Мир” җәмгыяте – салам, “Агыйдел” җәмгыяте арпа, бодай, фураж, борчак, салам төягән автомашиналар белән килде.
Гомумән, шәхси предприятие һәм хуҗалыклар тавык итләре, балык, бәрәңге, кәбестә, кишер, суган, хәтта төрле гөмбәләр белән халык ихтыяҗын канәгатьләндерүгә зур өлеш кертте. Ярминкәдә төрле җиләк-җимеш агачлары, куаклары үсентеләрен тәкъдим итүчеләр дә бар иде.
Көзге ярминкә алдагы вакытта, ягъни 7 октябрьдә, үзәк мәйданда үтәчәк. Рәхим итегез!