

Акция чикләрендә район үзәгендәге оешма, предприятиеләр һәм учреждениеләр, шулай ук авыл советы авыл биләмәләре буш торган җирләрне, палисадникларны яшелләндерү чарасына кушылып, район үзәгендә агач-«Яшел Башкортстан» акциясе старт алды лар утыртылды.
Акциядә 600 дән артык илешле катнашып, шуларның 124е - оешма-предприятие хезмәткәрләре, талиблар, мәктәп укучылары һәм райондашлар, 24 берәмлек техника җәлеп ителде. Барлыгы 2195 төп агач (каен, юкә һәм миләш) утыртылып, шул исәптән 110ы – зур үлчәмле.
Изге эштә муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин да катнашты. Аның җитәкчелегендә хакимият коллективы Республика программасы кысаларында төзекләндерелгән Кызылармеецлар урамында яңа аллеягә нигез салды. Шулай ук «Башкортстан ишегаллары» программасы кысаларында Ходайбердин урамында да зәңгәр чыршы, нарат агачлары утыртылды. “Орленок” балаларны сәламәтләндерү лагереның төп корпусы каршында да миләш, чыршы агачлары үз урынын алды.