Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
29 сентябрь 2023, 05:00

Сак булыгыз: мошенниклар!

Хәзерге вакытта Русия Федерациясе кебек үк, безнең район территориясендә дә мәгълүмат-телекоммуникация технологияләрен кулланып башкарылган урлауларга каршы тору өлкәсендә хәл катлаулы булып кала.

Узган ел район территориясендә әлеге технологияләрне кулланып кылынган 19 җинаять теркәлде. 2023 елның 8 аенда - 13. Узган елда гражданнарга китерелгән гомум зыян 13 млн. 047 мең сум тәшкил итте, агымдагы елда - 2 млн. 390 мең сум.

Аларны башкаруның иң еш кулланыла торган схемалары булып банк һәм кредит оешмалары хезмәткәрләре яки хокук саклау органнары хезмәткәрләре, инвестиция компанияләре һәм брокерлык фирмалары вәкилләре исеменнән телефон шалтыратулар, шулай ук белдерүләр сайтларын (Авито, Юла, Вайлдберриз), маркейтплейслар мәйданчыкларын кулланып товарлар алу тора. «Сезнең туганыгыз юлтранспорт һәлакәтенә эләкте»дигән иске схема гамәлгә кайтты.

Мошенникларның корбаннары өлкән яшьтәге гражданнар гына түгел, ә берничә көн эчендә банк структуралары белән кредит килешүләре төзегән, җинаятьчеләргә зур суммаларны күчергән яшьләр дә була.

Анализ күрсәткәнчә, 2022 елда киберҗинаятьчеләрнең гамәлләреннән зыян күрүчеләр булып 5 рәсми рәвештә эшкә урнашмаган, 3 пенсионер, 2 ерак себердә эшкә урнашкан, 2 дәүләт органы хезмәткәре, 2 шәхси эшкуар хезмәткәре, 1 укытучы, 1 бухгалтер, 3 башка өлкә хезмәткәре тора. Мисалга, билгесез шәхес, билгесез урында, төрле абонент номерларын кулланып, районыбыз ке ш есе н ә ш а л т ы р а та һәм үзен РФ Үзәк банкы белгече булып таныта. Ул аны мошенниклар кредит оформить итәргә һәм акча урларга тырыша дип алдый һәм ышанычына керә, нәтиҗәдә, граждан чит счетларга 5 миллион 267 мең 776 сум акча күчерә.

Әгәр дә сез мошенникларга акча күчергәнсез икән һәм сезгә алардан шалтыратулар кабатланып, алар урланган акчаны кире кайтарырга, алдан ук алдакчыларны тоткарларга ярдәм итәргә әзер булуларын белдерсә, ә кайвакыт интим хат алышулар (фотолар) тарату, бәла-казалар яки хәтта туганнарын яки якыннарын үтерү белән янап, әлеге сылтау белән хәрби комиссариатларны яндыру рәвешендә законсыз гамәлләр кылуга этәрсә, полиция бүлекләре, банк учреждениеләре, гражданлык инфраструктурасының башка объектлары, шул исәптән Русия Федерациясе Кораллы көчләренең гамәлләрен дискредитацияләүгә юнәлтелсә, аларга ышанмагыз. Алар урланган акчаны кире кайтармый, ә сезне моңа этәргән гамәлләр диверсия яки террорчылык акты кебек җинаять эше составын тәшкил итә. Алар өчен 20 ел иректән мәхрүм итү каралган. Мондый хәлләргә тарысагыз, кичекмәстән полиция хезмәткәрләренә «02», «102» яки +7(347) 279-32-92 телефоннары аша хәбәр итегез.

Раил ШӘМСЕТДИНОВ, район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас