Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
29 сентябрь 2023, 04:35

Штрафларны вакытында түләгез

Район территориясендә Федераль суд приставлары хезмәте вәкилләре белән берлектә «Бурычлы» оператив-профилактик чараларының беренче этабы үткәрелә.

Административ хокук бозулар кодексының 3.2 статьясы нигезендә административ хокук бозган өчен җәзаның бер төре - административ штраф каралган. Ул административ җаваплылыкка тартылган шәхес тарафыннан административ штрафны законлы көченә кертү турындагы карар кабул ителгән көннән алып алтмыш тәүлектән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Законда билгеләнгән срокта административ штраф түләмәгән өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 статьясының 1нче өлеше буенча җаваплылык каралган.

Чаралар барышында район территориясендә хезмәт итү урыны буенча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан адреслы мәгълүмат базасы буенча административ җаваплылыкка тартылган һәр кешене һәм салынган штрафлар буенча бурычлар булу-булмавын тикшерү оештырыла, алга таба административ штрафларны вакытында түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылачак.

Эльвира АРысЛАновА, район эчке эшләр бүлегенең административ законнарны үтәү төркеме өлкән инспекторы, полиция майоры.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас