Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
29 сентябрь 2023, 04:15

Яңа төбәк операторы «Эко-Сити» җәмгыяте эшли

Бүгенге көндә районда каты коммуналь калдыкларны җыю буенча яңа төбәк операторы «Эко-Сити» җәмгыяте җаваплы. Линиядә ике берәмлек яңа техника эшли, киләчәктә планлы рәвештә даими чыгаруны тәэмин итү өчен өстәмә махсус техника сатып алу планлаштырыла.

Яңа төбәк операторы «Эко-Сити» җәмгыяте эшлиЯңа төбәк операторы «Эко-Сити» җәмгыяте эшли
Яңа төбәк операторы «Эко-Сити» җәмгыяте эшли

Төбәк операторы кире элемтә өчен ачык, гади кулланучы өчен бик уңайлы үз сайты бар. Монда килеп туган сорауларга җавап табарга яки аларны roecocity.ru сайтында күрсәтелгән телефон аша бирергә мөмкин.

Шулай ук Югары Яркәй авылы, Кызылармеецлар урамы, 13нче йорт адресы буенча офис ачылды, анда теләсә кайсы граждан яки юридик шәхес кызыксындырган мәсьәләләр буенча тулы консультация алала.

Халыкка килешү төзү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Беркая да барырга һәм бернинди документлар да җыярга кирәкми. Халык белән килешүләр оферта тәртибендә, кәгазьдә имзаланмыйча төзеләчәк. Килешүнең җентекле шартларын һәм эчтәлеген төбәк операторы сайтында «Документлар» бүлегендә укырга мөмкин.

Юридик шәхесләргә гариза тутырырга һәм документларны dogovor@roecocity. ru электрон почтасына җибәрергә кирәк яки офиска мөрәҗәгать итү шарт.

Төбәк операторның төп мәсьәләсеүсемлек калдыклары

Ел саен яз һәм көз айларында Илеш районында гына түгел, республикабызның башка төбәкләрендә дә каты коммуналь калдыклар өчен билгеләнгән контейнер мәйданчыкларында рөхсәтсез үсемлек калдыклары җыю мәсьәләсе күтәрелә. Халык үз участогында җыештыра да, үсемлек чүп-чарларын контейнер мәйданчыкларына ташлый, бу катгый тыела.

Үсемлек калдыклары, коры ботаклар рәвешендәге чүп-чарны йорт яны участокларында компост чокырларына җыярга тәкъдим итәбез. Закон нигезендә, халык каты коммуналь калдык категорияле чүп-чарны чыгару өчен генә түли. Шуны аңларга кирәк: үсемлек һәм төзелеш калдыклары коммуналь калдык дип исәпләнми һәм түләүле тарифка керми. Контейнер мәйданчыклары үсемлек калдыкларын туплау өчен тәгаенләнмәгән, чөнки савытлар тиз тула һәм чүп өемнәре барлыкка килү куркынычы тудыра. Моннан тыш, контейнерлар янында үсемлек калдыкларын җыю махсус техниканың эшләвенә киртә булырга мөмкин. Агачлар, коры ботаклар, чүп үләне, яфраклар каты коммуналь калдык дип исәпләнми.

Агачны мунчада мичтә яндырып була.Тәҗрибәле бакчачылар үлән һәм яфракларны компостка салалар, черегәннән соң ул үсемлекләр өчен яхшы азык була.

Зур габаритлы һәм төзелеш чүпчарлары

Зур габаритлы калдыкларны - иске җиһазлар (диваннар, урындыклар, шкафлар, өстәлләр) кулланучы сүтелгән килеш чыгарырга тиеш. Закон нигезендә, калдыклар белән эш итү буенча оператор персоналының гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырмый торган хәлдә, аерым алганда, җиһаз әйберләре сүтелгән, кадаклар яки болтлар алынган булу шарт, шулай ук чүп ташу техникасы бөтенлеге һәм техник төзеклеге өчен куркыныч тудырырга тиеш түгел.

Төзелеш калдыклары (бетон кисәкләре, штукатурка, кирпеч ватыгы) каты коммуналь калдыкка керми. Төзелеш чүп-чарларын кулланучы үзе чыгарырга тиеш. Яки аларны чыгару өчен лицензиясе булган компанияләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

2 нче зона кулланучылары өчен «ТКО белән эш итү» коммуналь хезмәте өчен түләү 2023 елның 1 августыннан, элеккеге тарифлар буенча, БР Дәүләт комитетының 694нче «Каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы хезмәтенә чик бердәм тарифларны билгеләү турында»гы карарына ярашлы рәвештә исәпләнә. Күп фатирлы йортларда -бер кешегә 102,28 сум. Шәхси секторда - 103,88 сум.

ТКО белән эш итү буенча хезмәтләргә вакытында түләүне башкаруыгызны сорыйбыз, чөнки 31 көннән соң пенялар исәпләнәчәк. Түләү ысуллары:

*Банк бүлекчәләрендә түләү документында күрсәтелгән реквизитлар буенча оператор яки түләү терминалы ярдәмендә. Аның күләмен банк билгели.

*Русия почтасы бүлекчәләрендә. Хисапны түләгәндә комиссия алу мөмкин. Аның күләме турында тулы мәгълүматны оператордан төгәлләргә кирәк.

*Теләсә кайсы интернет-банкта яки мобиль банкта. Хисапны түләгәндә комиссия алу мөмкин, күләмен банк билгели.

Сбербанк һәм ВТБ мобиль кушымталары аша түләү комиссиясез кабул ителә.

*www.roecocity.ru рәсми сайтында шәхси кабинетта да түләргә мөмкин, комиссия алынмый.

*Шәхси кабинетта һәм торак коммуналь хуҗалыкның ГИС мобиль кушымтасында. Түләгәндә комиссия алу мөмкин.

*«Эко-Сити» җәмгыяте һәм ВТБ банкы арасында төзелгән килешү кысаларында ВТБ-онлайнда коммуналь хезмәтләр өчен түли аласыз.

Игьтибар! Ике ай дәвамында түләмәгән очракта, «Эко-Сити» җәмгыяте төбәк операторы бурычын түләтү өчен судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булачак.

Көн саен 8.00дән - 20.00 сәгатькә кадәр 8- 989-959-49-00 (МТС абонентлары өчен), 8 937-497-49-00 (Мегафон), 8 965-93-94-900 (Билайн), 8 (3472) 980490 (шәһәр) кайнар линия телефоны аша сорауларга җавап алырга була.

Әлфия ЛАтыЙПовА, “Эко-сити” җәмгыяте төбәк операторының Илеш районындагы вәкиле.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас