Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
30 сентябрь 2023, 07:30

Субсидияләр бирелде

Русия Социаль фондының Башкортстан Республикасы буенча бүлеге ел башыннан гражданнарны эшкә урнаштырган өчен эш бирүчеләргә 141,5 млн.сумнан артык акча күчергән. Субсидияләргә гаризалар белән 1 070 эш бирүче мөрәҗәгать иткән, алар 3 134 кешене эшкә алган.

Эшкә субсидияләү программасы 2021 елда мәшгульлекне стимуллаштыру чарасы буларак эшли башлады, ул эшсезләрне һәм 2020 елгы чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыру өчен дотацияләр бүлеп бирүне күздә тотты. Соңрак проект төзәтелде, ул 30 яшькә кадәрге яшьләрне һәм ДНР, ЛНР һәм Украинадан күченеп килүчеләрне үз эченә алды. Быел программа махсус хәрби операциядә катнашучыларга кагыла.

Дәүләт ярдәменә 2023 елга кадәр теркәлгән һәм хезмәт хакы, салымнар, җыемнар, иминият взнослары һәм штрафлар буенча бурычлары булмаган юридик шәхесләр, коммерцияле булмаган оешмалар һәм шәхси эшкуарлар дәгъва итә ала. Һәр хезмәткәргә бер минималь хезмәт хакы күләмендә субсидия (Башкортстанда бу күрсәткеч район коэффициентын исәпкә алып 18 678,30 сум тәшкил итә) һәм иминият взносларын түләүгә тиешле акчалар бирелә.

Бу сумманы эш бирүче өч тапкыр ала. Беренче түләү абитуриентны кабул иткәннән соң бер айдан, икенчесе – өч айдан, өченчесе – ярты елдан соң киләчәк. Эш бирүчеләргә бирелә торган уртача компенсация бүген бер хезмәткәргә 60 мең сум тирәсе тәшкил итә.

Субсидия алу өчен “Русиядә эш” порталы аша мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә һәм шуннан соң Социаль фонд сайтында иминиятләштерүче кабинетында гариза бирергә кирәк.

Пенсия һәм социаль иминият фонды бүлекчәсе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас