Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
30 сентябрь 2023, 07:15

Янгыннар куркынычы зур!

Йортларда үзәк җылыту булмаганда, халык еш кына җылыткычлар куллана. Аларны куллана башлар алдыннан розетка, чыбык һәм электр шнурының бөтенлеген тикшерегез. Электр җылыткычлары заводта җитештерелгән булырга тиеш.

Аны җиһаз һәм текстильдән ерак урнаштырыгыз. Аерым розеткасы булуы яхшы. Әгәр дә прибор белән беррәттән тагын ниндидер девайс кулланылса, аның түбән куәтле булуы һәм озак эшләмәве мөһим. Әгәр бер розеткадан ике көчле кулланучы эшләсә, бу бик куркыныч булырга мөмкин. Челтәр артык йөкләнгәндә яки җайланма төзек булмаганда, вилка һәм розеткалар җылына. Бу очракта, приборларны шунда ук сүндерергә кирәк.

Гражданнарга көнкүреш газын эксплуатацияләгәндә хәвефсезлек чаралары турында искә төшерәбез. Фатирда газ исе сизсәгез, су кранын ябыгыз, бүлмәне җилләтү өчен барлык тәрәзәләрне ачыгыз, ут, электр приборларын кабызмагыз һәм сүндермәгез, фатирдан чыгып, урамда коткаручылар килүен көтеп, 112 нче номерга шалтыратыгыз. Газ баллоннарын мичтә ризык әзерләү өчен кулланганда, аларның хәвефсезлеген тәэмин итәргә кирәк. Тикшерелгән газ баллоннарын гына кулланырга кирәк.

Газ баллоннарына ягулык салу завод-җитештерүче тәкъдимнәренә ярашлы рәвештә башкарылырга тиеш. Аны ачык уттан һәм җылылык чыганакларыннан ерак вертикаль хәлдә сакларга кирәк.

Мич җылытуын дөрес кулланмау еш кына янгыннарга китерә. Җылыту сезоны башланганчы мичләрне ремонтлагыз һәм чистартыгыз. Янган конструкцияләрне саклаучы кисәкләрнең булу-булмавын һәм төзеклеген тикшерегез. Булган ярыкларны ачыклау өчен известь яки балчык эремәсе белән агартыгыз.

Онытмагыз, янгын нәтиҗәләренә үкенүгә караганда җиңелрәк. Үзегезне, балаларыгызны һәм якыннарыгызны саклагыз.

Исегездә тотыгыз! Янгын хәвефсезлеге мәсьәләләрендә саксызлык зур бәла-казага китерергә мөмкин. Янгын чыккан очракта, шунда ук 101, 112 телефоннарына шалтыратыгыз.

Янгын күзәтчелеге буенча Дүртөйле районара бүлеге.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас