Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
1 октябрь 2023, 05:00

Онытылмас сәяхәт

Күптән түгел “Башкорт озын гомерлелеге. Туризм» проекты кысаларында районыбызның бер төркем пенсионерлары Благовещен шәһәренә сәяхәт кылдык. Әйтергә кирәк, монда районыбызның киләчәге өчен бар гомерләрен намуслы хезмәткә багышлаган лаеклы ялдагылар җыелган иде. Экскурсияга муниципаль район хакимияте яныннан барлык уңайлыклары булган заманча автобуска утырып киттек.

Онытылмас сәяхәтОнытылмас сәяхәт
Онытылмас сәяхәт

Безне бик җылы каршы алдылар. Беренче тукталыш Благовещен туган якны өйрәнү музеенда булды. Экскурсовед төркемебезне музей белән таныштырды, кызыклы мәгълүматләр җиткерде. Иң мавыктыргычы, шунда ук республикабызның у р м а н н а р ы н д а ү с к ә н төрле файдалы үләннәрдән исле шәмнәр ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр. Без үзебез дә эшләп карадык. Мондый шәмне мунчада, өйдә кулланырга була.

Төшке аштан соң, матур тау-урманлы җирлегендә урнашкан.Успенский Изге Георгий ирләр монастыре “Изге Кустики”га юл тоттык. Аның территориясе зурлыгы, чисталыгы белән хәйран калдырды. Биредә

12 монах һәм 8 хезмәткәр яши. Монастырь эчендә кафе урнашкан. Анда үзләре әзерләгән төрле камыр ризыклары белән чәй эчерделәр. Монда изге сулы чишмә дә ага. Аның суын савытларга тутырып үзебез белән алдык.

Шулай ук шәһәрнең горурлыгы булган “Благовещен арматур заводы” җәмгыятендә булдык, тарихы белән таныштык.

Гомумән, рәхәтләнеп ял итеп, күңел ачып кайттык. Автобуста җырлап барып, җырлап кайтып юлның озынлыгы да сизелмәде.

Әлеге мавыктыргыч чараны оештыручы муниципаль район хакимиятенә, безне саклап йөртүче шәфкать туташына, социаль хезмәткәргә сәяхәт кылучы барлык пенсионерлар исеменнән рәхмәт белдерәм. Эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете телим, киләчәктә дә мондый чаралар дәвам итәр дигән ышанычта калабыз.

Ильбира ҖӘЛИЛОВА, хезмәт ветераны. Түбән Яркәй авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас