Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
1 октябрь 2023, 09:00

Ялгышларны булса иде төзәтеп...

(Дәвамы. Башы 37, 38 нче саннарда). -Ни сөйлисең, Фәрхия апа, каян алып әйтәсең ул сүзләрне? Кем гаиләсен бутыйм икән мин, аңламыйм?

Ялгышларны булса иде төзәтеп...Ялгышларны булса иде төзәтеп...
Ялгышларны булса иде төзәтеп...

-Аңлыйсың, халык арасына таралгач, юк сүзләр түгелдер. Урамда ишетеп кайттым, директорың белән чуаласың дип.

-Усал телләр сүзе генә ул, ышанма син аларга. Минем дуслашып йөргән егетем бар, икенче районда эшли. Бу сүзләр аңа барып ирешсә, нишләрмен?

Нинди хурлык! Гарьлегеңнән егылып үләрсең,- дип, кыз күзләренә тулган яшьләрне күрсәтмәс өчен үзенең бүлмәсенә кереп китте. Менә сиңа яшерен мәхәббәт хисләре! Бу кадәр тирәнгә китәр дип башына да китермәгән иде бит. Нигә генә ризалашты шул Галиябану ролен уйнарга? Ни дип Хәлил ролен директорга бирделәр? Дөрес, бер-берсенә булган җылы хисләрне сизә ул, ләкин гаилә таркатуга барып җитәрлек хәлдә түгелләр ич. Тизрәк, тизрәк китәргә кирәк моннан. Ләкин бу сөйләшү вакыйгаларның башы гына булган икән. Күп тә тормый, аларга кичләтеп кенә Барлас Әюповичның хатыны Нурания килеп керде. Карап торуга менә дигән ханым, бер ярамастай җире дә юк кебек.

-Кит син, сеңлем, моннан, калдыр Барласны. Кермә безнең арага,- диде ул Фәһимәгә ялварулы карап. Артына ава язды Фәһимә.Нинди хәл соң бу? Шулкадәр купыртырлык берни дә эшләмәделәсә. Болай да күңеле тынычсызланган кыз ни уйларга да белмәде.

-Борчылмагыз, Нурания апа, каян андый уй туды башыгызда? Безнең арада бернинди бәйләнеш тә булганы юк һәм булмаячак та. Явыз ниятле кешеләр гайбәтенә ышанып йөрмәгез. Минем вәгъдәләшкән егетем бар ич, уку елы төгәлләнү белән өйләнешергә сүз куештык, -диде ул тыныч булырга тырышып.

Уку елы төгәлләнүен түземсезлек белән көткәндә әлеге гайбәт сүзләрен теге математика укытучысы Бәһия Маратовнаның тырышып -тырышып, купыртып сөйләп йөрүен ишеткәч, аеруча хәтере калды. Димәк, ул кызны мәктәптән җибәрергә сәбәп эзли. Ә бит Фәһимә аны остазы итеп күрергә теләгән иде. Һай, шул усал телләр күпләрнең язмышына аяк чалулары хакында ник бер дә уйламыйлар икән?

Җәй мең мәшәкатьләре белән сизелми генә үтеп китте. Фәһимә бераз тынычлангандай булды. Әтисе ярдәме белән эштән китү мәсьәләсен дә хәл иттеләр. Тик кая китәргә? Шулай аптырабрак торганда, студентлык елларында гомум торакта бергә яшәгән дус кызы Илүзә үзе янына шәһәргә чакыргач, сөенеп бетә алмады. Барды, урнашты. Гомум торактан икесенә бер бүлмә бирделәр, бер үк мәктәптә яңа уку елын башладылар. Кабат очрашуларына кызлар икесе дә бик шат иде. Менә бит язмыш нинди мәрхәмәтле дә була кайчак. Котылды Фәһимә, котылды авыл гайбәтләреннән, хәзер бар булмышын эшенә багышлаячак. Ләкин ул уйлаганча гына булмады шул.Ике айлап эшләгәч, күзенә күренәме дип тора, аны Барлас Әюпович эзләп килеп җитте. Эш шунда иде ки, директор район мәгариф бүлегенә отчет белән килгәч, мөдир аны үзенә чакыртып алды. Кабинетка кергәндә Фидаил Мансурович аны салкын гына каршылады.

-Яшь белгечне тиз арада эштән китәргә мәҗбүр итүегез һич тә килешкән эш түгел. Математика укытучылары болай да җитешми. Фәһимә исә эштән бушатуны сорап гариза язды. Сәбәбен аңлатырсыз, бәлки,- диде ул Барласка тишәрдәй итеп карап. Әлбәттә, ул инде моның сәбәбен белә иде, директорның ничек аклануын ишетәсе килде.

-Әле мин бу хакта беренче ишетәм,Фидаил Мансурович, нишләп миңа берни дә әйтми китте икән?

-Ә мин сәбәбе сезнең белән бәйле дип беләм.

Фидаил Мансурович директорга Фәһимә сөйләгән сүзләрне кыскача гына кабат сөйләп биргәч, Барлас телсез калды.

- Хәзер ни әйтерсез, укытучы кешенең абруе бер какшаса, аны ныгыту айһай авыр...Фәһимә күчеп китеп дөрес эшләгәндер, әле аның тормыш юлы яңа башлана,- диде мөдир үзе сөйләгәннәргә йомгак ясап. –Ә сез яхшы укытучыны хәзер үзегез эзләрсез инде, булганын саклый белмәгәч.

Барлас Әюповичның өстенә пычрак су койдылар мени, ни әйтергә белми бөрешеп куйды. Бигрәк тә хатыны Нураниянең кыз нына барып йөрүе чыгырыннан чыгарды.

-Барыгыз, кайтыгыз, киләчәктә эшкә килгән яшьләр белән саграк эш итәрсез дип ышанам,- диде мөдир һәм сүз тәмам дигәндәй, тәрәзәгә борылып басты.

-Ярый, кайтып хәлнең төбенә төшим әле,- диде Барлас телен көчкә кыймылдатып. Хатынының бик көнче икәне аның өчен яңалык түгел, әмма бер гаепсез кыз балага барып бәйләнеп йөрер дип башына да китермәгән иде. Ул үзен Фәһимә алдында гаепле итеп тойды. Кая китте икән? Барып гафү үтенергә кирәк булыр. Хәер, җәйге ял вакытында әти –әнисе янында булмый, кайда булсын инде. Тик анда барып күренеп йөрергә батырчылык итмәде Барлас, уку елы башлангач, эзләп табар да, гафү үтенер әле.

Фәһимәгә шәһәр мәктәбенә ияләшү баштагы чорларда җиңел булмады. Ни дисәң дә, шәһәр балалары авылныкыннан күпкә аерыла иде. Һәр дәресне ныклы әзерлек белән, ниндидер мавыктыргыч алымнар кулланып уздырмасаң, бала-чага хәзер үк тыңлашмаска гына тора.

-Борчылма, бер тәртипкә кереп киткәнче укучылар шулай сыный ул яшь укытучыларны,- дип тынычландыра иде бүлмәдәше Илүзә үзенең мондый сынауларны ничек үткәнен сөйли-сөйли.- Бер ярты елдан бары да җайланыр, күрерсең.

Шулай яна –көя эшләп йөргәндә эзләп килде аны Барлас Әюпович. Нишләптер өйдә чагы иде кызның. Кыңгырау шылтыраганга ишек ачса, элекке директоры басып тора. Беравык ни дияргә белми, икесе дә карашып тордылар.

-Мөмкинме, Фәһимә,- дип телгә килде ир кеше.

-Ә...,әйе, узыгыз, Барлас Әюпович.

Үзе эчтән:”Мине алып китәргә килгән генә булмаса ярар иде,-“дип шүрләп тә куйды.

- Нинди җилләр ташлады бирегә? Минем кайдалыкны каян белдегез?

-Теләк булганда барсын да белеп була. Сездән гафу үтенергә килдем менә.

-Ник гафу үтенергә? Сез миңа бернинди начарлык эшләмәдегез ич. Киресенчә, мин эш ташлап киттем.

-Шулай, беребезнең дә гаеп юк кебек, әмма усал телләр гайбәт тараткан. Аны мин соңыннан гына белдем. Җитмәсә, хатын җенләнә. Аның инде беренче тапкыр гына түгел, яңа килгән бер укытучы кыздан шулай көнләшеп җанга тия ул.

-Алай икән. Белгән булсам, билләһи-валлаһи китмәс, гаебебез юклыгын исбатлар идем. Ә мин юләр егетемә ишетелер дә, аралар бозылыр дип курыктым. Ә ул үзе...- диде дә, ни сөйлим дигәндәй туктап калды Фәһимә. Нигә директор кешегә егет турында сөйләп торырга инде? Динарның өйләнүен ишеткәннән соң, кимсенүдән болай да йөрәк яралары уңалып бетмәгән. Монысы инде нидәндер сәбәп эзләү генә иде.

- Ярый, Фәһимә, булдыралсаң гафу ит мине. Тормыш юлыңда башкача андый хәлләр очрамасын,- диде дә, Барлас китү ягын карады.

Фәһимәнең күңеле ничектер җылынып китте. Менә бит акыллы ир -егетләр гафу үтенүдән кыенсынмыйлар.Динар исә берни әйтми өйләнеп куйды.Ярар, Фәһимәгә дә әнә Барлас кебек берәр акыллы кияү бетмәс әле. Әллә кызның уйларын югары көчләр сизеп торган инде? Күп тә тормый кабат килде Барлас. Мәктәп юлында көтеп тора иде аны. Каршысына чыгып, кулларыннан тотып алгач, әллә нишләп китте кыз. Теге вакытта сәхнәдә биленнән йомшак кына кочаклап алган таныш куллар иде бу.

Гөлфинә сӘЛИМовА. Югары яркәй авылы.

(Дәвамы бар).

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас