“Колачым җитсә – җир йөзендәге барлык чәчкәләрне, буем җитсә, күктән йолдызларны чүпләп бүләк итәр идем, Сезгә!”. Бу юлларны район үзәгендә урнашкан, озак еллар халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтүче “Медсервис” клиникасында эшләүче ак халатлыларга әйтер идем.
Бу клиниканың булуы халык өчен бик уңайлы. Минем язмамның геройлары ФГЭС табибы Радик Ибраһимов һәм аның янында эшләүче изге күңелле шәфкать туташы Флария Галиева. Радик Тимершәех улының пациентларга карата ягымлы карашы, дөрес диагноз куюы, дөрес дәвалану курсын билгеләве көчле белемле табиб икәнен исбатлый. Хәзер инде мондый табиблар бармак белән генә санарлык. Флария Харис кызы - ихтирам яулаган, Гиппократ антына тугры шәфкать туташы дияр идем. Гомумән, биредә үз һөнәрен яраткан хезмәткәрләр генә эшли. Бар кешегәдә бер төрле караш, бар мөмкинлекләр, уңайлыклар булдырылган. Иң мөһиме, авыруларның хәлен аңлый, ягымлы сүзләрен, якты йөзләрен кызганмый торган бердәм коллектив тупланган.
Әлбәттә, монда “Медсервис” җәмгыяте җитәкчесе Земфира Мортазинаның роле зур. Ул халык өчен уңай булсын дип, тырышып йөргән җитәкче. Райондашлар гына түгел, хәтта тирә-яктагы чит төбәкләрдән килүчеләр рәхмәтле аңа.
Язмамны 40 елдан артык гомерен кешеләр сәламәтлеген саклауга багышлаган, озак еллар район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары булып эшләгән Тамара Сафарованың сүзләре белән тәмамлыйсы килә:”Авыру белән бергә үлеп, бергә терелсәң генә табиб булып эшли аласың. Башта авыруны тыңларга кирәк”, - дип һәрвакыт әйтә иде ул. Бу сүзләрне табиб Радик Ибраһимов та кабатлый.
Изге күңелле фәрештәләр Радик Тимершаех улы һәм Флария Харис кызы бер вакытта да ак халатыгызга тап төшмәсен, биргән антыгызга тугры булып калыгыз, эшләрегездә уңышлар гына юлдаш булсын. Халык сәламәтлеге сагында һәрвакыт шулай уяу торыгыз.
Светлана ИМАМОВА, хезмәт ветераны. Югары Яркәй авылы.