Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
19 октябрь 2023, 06:20

Акция дәвам итә

Илешлеләр “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” девизы астында махсус хәрби операциядә катнашкан якташларыбызга төрле яклап булышлык итүдән туктамый.

Акция дәвам итәАкция дәвам итә
Акция дәвам итә

Сентябрь ахырында фронттагы илешлеләргә ярдәм йөзеннән акция игълан ителгән иде, райондашлар аңа һәрвакыттагыча зур ихласлык белән, актив рәвештә кушылды, яугирләр сораган кирәкле әйберләрне алып килергә тырышты.

Кужбахты-5, Аккүз-2, Базытамак-2, Иске Күктау-3, Игмәт-3, Яркәй, Аккүз, Рсай, Исәмәт, Ябалак авыл советы авыл биләмәсе, “Илеш МТС” җәмгыяте, “Үзәк МТС” ДУАХП Илеш филиалы 1шәр тимер мич белән тәэмин итте. Яңа Аю, Ябалак, Кужбахты, Кадер, Аккүз, Игмәт, Сүлте, Исанбай, Дөмәй, Череккүл авыл советы авыл биләмәләре - иң күп күләмдә әйбер җыю буенча активлардан. Шуны да билгеләргә кирәк, бер төркем битараф булмаган райондашлар, атап әйткәндә, Әнәс Әхмәтов (5 банка бал), Рубин Хәсәнов (400 меңлек товар), Лениза Габдрахманова (5 пар җылы эчке кием), Зөфәр Гәрәйшин (21 кг сало), Фәвис Сәхиуллин (төрле күләмдәге 68 банка бал), Тимур, Айнур Фазлыевлар (8 данә йокы капчыгы), Данил Шәһабетдинов (10 кг бал), Наил Гайнуллин (3 маскировка челтәре), Ирина һәм Денис Мәгъдәновлар (3 газ плитәсе, 28 газ баллоны, эчке җылы кием), Хәлил Тимерханов (инструментлар), Рәшит Вәлиев (11 данә газ баллоны, 12 блок тәмәке), Нияз Хисамиев (кием-салым һ.б.), Рөстәм Кәбиров (маскировка челтәре, азык-төлек), Зинфир Нургалиев (ике мич), Артур Нафыйков (электр товарлары, инструментлар), Ильвир Мостафин (20 мең сумлык товар), Эльвира Цыбанева (2800 сумлык медикаментлар), Аркадий Семенов (10 кг бал), Виктор Вайсиев (14 л бал), Марина Солтанова (20 мең сумлык товар) - иң күп күләмдә әйберләтә ярдәм итүчеләрдән. Шулай ук шәхси эшкуарлар, коллективлар да читтә калмады, әйтик, “Бакча” магазиныннан Айсылу Гаделшина  (рулон белән полиэтилен), “Тәмле” магазиныннан Лилия Фәтхелисламова (20 мең сумга инструментлар, товарлар), “Универсал” магазины коллективы (20 мең сумга товар), шәхси эшкуарлар Радмир Камалов (су савыты, газ баллоннары), “Ветаптека”дан Марат Муллагалиев (70 данә бинт һ.б.) “Гарант” магазины коллективы (газ баллоннары, изолон), Югары Яркәйдәге 2нче балалар бакчасы (азык-төлек), “Парус” магазины (30 мең сумлык товар), “Все для бани” магазиныннан Артур Нәбиев (җылыту миче), “Оптовичок” магазиныннан Гөлназ Әхмәтдинова (7500 сумга пакетлы чәй) акциягә кушылды. Волонтерлар да якташларыбыз язмышына битараф калмады, социаль челтәрдәге “Мамочки”төркемен алып баручы Элиза Гарифуллина, Иштерәктән Нәсимә Инсапова, Сеңрәннән Флира Камалова, Югары Яркәйдән Лариса Галиева ярдәм кулы сузды.

Моннан тыш, шәхси эшкуар Фәнзил Шәрехмуллин үз средстволарына “УАЗ Хантер” машинасы сатып алып, ремонтлап, хәрби операциягә җибәрде. Авыл со-веты авыл биләмәләреннән, халыктан, район оешмапредприятиеләрдән җыелган акчага 3 “УАЗ” автомобиле, дүрт прицеп һ.б. кирәк-яраклар сатып алынды. Тиз арада тупланган чираттагы гуманитар ярдәм (төзелеш материаллары, мичләр, бер “УАЗ” автомобиле, прицеп, инструментлар, кием-салым, азык-төлек, яшелчәләр) фурага төялеп, 17 октябрь көнне Луганск юнәлешенә озатылды.

–Хәрбиләр белән һәрвакыт бәйләнештә торабыз, нәрсә кирәклеген белешәбез. Кемгә нәрсә, күпме кирәген сорап, ярдәм кулы сузабыз. Гомумән, нинди генә ярдәм булса да, яугирләр бик сөенә. Үзләренә атап җибәргән күчтәнәчләр өчен кат-кат рәхмәт әйтәләр. Безнең максат – һәр үтенечне үтәп, әйберләрне адресатларына тапшыру. Изге күңелле барлык райондашларга зур рәхмәтлебез. Акция әле дәвам итә, якташларыбыз язмышына битараф булмаган илешлеләр актив катнашса иде дигән теләктәмен. Моның белән, авыр чакта без тагын бер кат үзебезнең көчле халык икәнне күрсәтәбез, - ди хәрбиләргә ярдәм оештыру буенча штаб җитәкчесе Илдар Хөснуллин.

Шушы көннәрдә райондашыбыз Алмаз Маннанов та озайлы реабилитациядән соң, үзенең шәхси “Нива” машинасында гуманитар йөк төяп, Шәйморатов батальонына юлланды.

Хөрмәтле илешлеләр! Авырлыкларны бергә күтәрсәң генә җиңел. Фронттагы егетләр Ватаныбыз, безнең тынычлык өчен гомерләрен бирергә әзер. Ватанны саклаучыларның исән-имин әйләнеп кайтуын теләп, яугирләребез ышанычлы тыл барлыгын тойсыннар өчен бердәм булып, кулыбыздан килгәнчә ярдәм кулы сузыйк.

Акча күчерү өчен банк реквизитлары: ИНН: 0225002913, КПП: 022501001 БИК: 048073770 ОГРН 1030200019717 ОКПО: 32027615. ОКВЕД 94.99 Корр./сч. № 30101810600000000770 Рас/сч. №40703810400340000002 Филиал ПАО “Банк УРАЛСИБ” в г.Уфа

Оештыру комитеты.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас