

Рәзилә Фазылҗан кызы гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган шәхес. Ишкар урта мәктәбен тәмамлагач, Бөре дәүләт педагогия институтының урыс теле һәм әдәбияте факультетына укырга керә.
Һөнәр сайлауда беренче укытучысы Фнүнә Нәгъмүтдинованың роле зур була. “Һәр дәресен яратып тыңладым, һәр кыланышын, һәр адымын зур кызыксыну белән күзәтеп, аңа охшарга тырыштым”, - ди ветеран педагог.
Югары уку йортын уңышлы тәмамлап, кулына белгечлеге буенча диплом ала. Юллама буенча Дүртөйле районы Коралачык авылы мәктәбенә җибәрелә. Биредә тырыш кызга укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары эшен дә йөкләтәләр. Өч елдан соң Түбән Кәңгеш мәктәбенә күчерелә. Арытаба Дүртөйле шәһәрендәге балалар бакчасында тәрбияче була. 1991 елда, кияүгә чыккач, хезмәт юлын Ишкар урта мәктәбендә дәвам итә. Биредә дә өч ел директорның укыту һәм тәрбия эшләре бенча урынбасары булып тора.
Рәзилә Фазылҗан кызы эшләгән дәвердә укучылары олимпиадаларда, төрле конкурсларда актив катнашып, призлы урыннар яулый. Иң мөһиме, урыс теле һәм әдәбияте фәненнән Бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшырып, югары баллга ия була алар. Монда укытучының тырыш хезмәте бәһалап бетергесез. Тәҗрибәле мөгаллимә бүген дә яшьләргә үрнәк булып тора, эш тәҗрибәсе белән актив уртаклаша.
Гаилә башлыгы Ишкар авылында туып-үсә. Үз дәверендә комсомол, профсоюз комитеты, ревком комиссиясе рәисе булып тора. Лаеклы ялга чыкканчы М.Гафури ис. колхоз рәисенең мал азыгы буенча урынбасары булып эшли. Кайда гына тир түксә дә Ингель Мусин сынатмый, һәрвАкыт үз һөнәренә җаваплы ка-рый, төгәл башкара. Шул рәвешле, хезмәттәшләренең, авылдашларының абруен казана.
Мусиннар 1991 елның февралендә гөрләтеп туй ясыйлар. Рәзилә тормыш иптәшенең йортына килен булып төшә. Беренче көннән алып, бианасы Нурсәгъдәт Шәйхулла кызы белән уртак тел табып, аңлашып, үзара тату яшиләр. 20 ел бергә гомер кичерү дәверендә бианасы аңа бер тавыш күтәреп эндәшми. Рәзилә дә һәрвакыт “әни” дип өзелеп тора. Соңгы юлга да кадер-хөрмәтләп озаталар. Бүгенге көндә Рәзилә апаның 95 яшьлек әнисе Бәхия Шәймөхәммәт кызын тәрбиялиләр.
Һәр ата-ананың бурычы - балалары дөньяга килгән беренче көннәреннән, ана сөте белән үк аларга яхшы сыйфатлар сеңдереп, тәрбияле, белемле, ул-кызлар тәрбияләү. Язма геройлары да уллары Айнур һәм кызлары Айгөлгә үрнәкле әтиәни булып, тәрбия орлыклары чәчкән. Бүген инде алар оныклары Гүзәл өчен кадерле, яраткан дәү әти, дәү әни.
Уллары Айнур тормыш иптәше Регина Илдар кызы белән әти-әниләре янында яшиләр. Ул Башкорт дәүләт аграр университетының авыл хуҗалыгын механизацияләү факультетын тәмамлаган. Айнур төрле техникалар ремонтлау, шулай ук күпләп мал-туар үстереп сату белән шөгыльләнә. Регина – тәрбияче, әлеге вакытта кызы белән декрет ялында. Айгөл ТРның Казан шәһәрендә гаиләсе белән яши, һөнәре буенча эшли.
Мусиннар туган җанлы да. Ике якның да якыннары биредә көтеп алынган кунак. Һәрвакыт мул ризыклы табын, якты йөз белән каршы алалар туганнарын Рәзилә апа белән Ингель абый.
-Безнең өй эчендә спиртлы эчемлекләрнең тәмен белгән кеше юк. Тормыш иптәшемнең шушы яшенә җитеп бер рюмка эчкәне юк. Улыбыз да спиртлы эчемлекләрне өнәми. Барлык бәйрәмнәрне хәмерсез үткәрәбез, бик тә күңелле була, - ди Рәзилә Фазылҗан кызы.
Рәзилә һәм Ингель Мусиннар кебек үзара хөрмәтләп, берберсенең кадерен белеп яшәгән гаиләләр районыбызда күберәк булсын иде.
Лира ГӘРӘЕВА.