

Малларны кышкы асрауга күчерү чорында район җитәкчелеге, әлеге тармак өчен җаваплы шәхесләр, ферма мөдирләре, зоотехниклар, ветеринария врачлары, ясалма орлыкландыру технологлары сыйфатлы продукция җитештереп, терлекчелек тармагын табышлы итү, малларның баш санын арттыру, көтүне яңарту, хезмәткәрләрнең эш алымнарын җиңеләйтү, яңа технологияләр куллану һәм башка мөһим мәсьәләләр турында эшлекле сөйләшүләр алып бара. Ниһаять, бүгенге көнгә район буенча терлекләр ремонтланган, тазартылган биналарга кайта.
“Мир” җәмгыятенең Карабаш сөтчелек комплексында малларга булган тиешле игътибар һәркайда чагылыш таба.
Биналар чистартылган, ремонтланган, дезинфекцияләнгән. Рационны баетуда ел дәвамында җитәрлек витаминлы азык туплана биредә. Сыйфатлы печән, салам, сенаж, акбур, тоз һ.б. минераль кушылмалар терлекләр улагыннан өзелми.
Бүгенге көндә терлекчелек комплексы сөт җитештерү буенча нәтиҗәле эшли. Фермада 370 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 300е - савым сыеры. Бүгенге көндә тәүлеклек савым 39- 40 центнер тәшкил итә. Бу бер сыерга уртача 13 кг сөт тәшкил итә. Продукция майлылыгы – 4,0 процентлы, беренче сортлы булып сатыла.
-Малларның рационы никадәр мулдан булмасын (бүгенгә көндә һәр шартлы баш малга 47 ц азык берәмлеге хәзерләнгән), продукциянең төп өлешен нәкъ менә көтүне яңарту буенча нәтиҗәле эшләү исәбенә алабыз, - ди ферма мөдире Әлфир Мәгъданов.
Бүгенге көндә фермаларның шактыенда сыерларны савуның сөтүткәргечле технологиягә корылуы, ә малларга азыкның үлчәү-тараткыч аркылы бирелүе терлекчеләр хезмәтен күпмедер дәрәҗәдә җиңеләйтә. Тик фермаларны механикалаштыру юнәлешендә соңгы елларда башкарылган эш никадәр күләмле булмасын, эшнең ахыр нәтиҗәсендә терлекчеләрнең роле хәлиткеч булып кала. Карабаш фермасында үз эшенең чын осталары, теләсә нинди катлаулы шартларда да хезмәтләрен җиренә җиткереп башкаручы фидакарь терлекчеләр аз түгел.
Монда хезмәт кешесенә тиешле игътибар бирелә, эш шартлары тудырыла. Терлекчеләр бүлмәсе җылы, чиста. Туган авылларында эшкә калган яшь кадрлар бихисап. Алты сыер савучы көч сала. Ярышны җитәкләүче Гөлчәчәк Идрисова, шулай ук Розалия Даянова, Лена Исламова, Олия Исламова, Гөлчия Баязитова, Зөһрә Галиханова хезмәтенә яхшы бәя бирде ферма мөдире.
Бозаулар караучы алдынгы терлекче Фоат Миңнеханов - өч айга кадәрге, Зинфира Вахитова алты айдан соңгы зурлыктагы бозауларны тәрбияли, үлемгә юл куймый.
Тирес түгү агрегатын хезмәтләндерүче Рүзил Әхмәтшин, Илмир Гәрәев, тиресне трактор белән эттерүче Илфак Калкаманов эшләрен җиренә җиткереп башкарулары, җаваплылыклары белән аерылып тора. Терлекләргә азык төяүче Вәсил Сәфиуллин, “МТЗ-12.21” тракторы белән таратучы Ринат Имамов аларны туя ашатуга җаваплы.
Гомумән, продукция җитештерү өчен тиешле шартлар булдырылып, тырыш хезмәткәрләр тир түккәндә, тармак, әлбәттә, үсеш алуын дәвам итәр.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.