Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
19 октябрь 2023, 07:00

Педагоглар вакытыннан алда страховкалау пенсияләре ала

Хәзерге законнарда педагогик хезмәткәрләргә картлык буенча вакытыннан алда страховкалау пенсиясе каралган. Льготалы пенсия тәэмин итү хокукы югары психофизиологик йөкләнешләр буенча һөнәри эшчәнлек характеры белән бәйле.

Укытучыларга пенсия яшьләренә карамастан билгеләнә. Мәктәпләрдә һәм башка белем бирү учреждениеләрендә педагогик эшчәнлек алып барган эш стажы 25 елдан да ким булмау мәҗбүри шарт булып тора. Шул ук вакытта 2023 елда балалар өчен учреждениеләрдә педагогик эшчәнлекнең кирәкле стажын алганнарга картлык буенча вакытыннан алда страховкалау пенсиясе 60 айдан да иртәрәк билгеләнми.

Страховкалау пенсиясенең әлеге төренә хокуклы шәхесләр даирәсен билгеләгәндә, Русия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан исемлек расланган. Анда эш картлык буенча страховкалау пенсиясен вакытыннан алда билгеләү хокукы бирә торган эш стажына исәпләнгән вазифалар һәм учреждениеләр исемлеге кулланыла. Гомумән алганда, анда 26 вазифа һәм балалар өчен 60тан артык учреждение бар.

Педагогик эшчәнлек стажын исәпләгәндә баланы карау буенча, хезмәт хакын саклап калмыйча ялда булу, шулай ук Башкортстан Республикасында билгеләнгән бәйрәм көннәре исәпкә алынмый. Бу нигез буенча пенсия билгеләгәндә стаж календарь буенча исәпләнә, ягъни 1 ел эчендә бер ел эшләү.

Башкортстан Республикасында һөнәри мәшгульлек белән бәйле рәвештә вакытыннан алда пенсияләр 47544 педагогик хезмәткәргә билгеләнгән.

Пенсия һәм социаль иминият фонды бүлекчәсе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас