

Киңәш бирергә, һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер ягымлы йөзле, йомшак тавышлы, әммә эштә таләпчән бу укытучы белән иңне-иңгә куеп, шаулы мәктәп тормышында кайнап, авыр мизгелләрне дә, шатлыклы минутларны да бергә бүлешеп, озак еллар хезмәт юлы үтелгән. Балаларга тирән белем һәм рухи тәрбия биреп, намуслы тырыш хезмәте белән укыткан укучыларының һәм атааналарның ышанычын, хөрмәтен яулаган педагог ул.
Фәнә Әнвәр кызы Минһаҗева 1934 елда Татар-Мәнәвезе авылында туып-үскән. Бала чагы авыр сугыш елларына туры килә. 1964 елда апалы-сеңелле Башкорт дәүләт университетын тәмамлап, районга кайтып, эшкә тотыналар. Фәнә Әнвәр кызы башта урындагы радиотапшыруларны алып бара, арытаба 1989 елга кадәр Югары Яркәйдәге икенче урта мәктәптә мактаулы хезмәт юлы үтә. Белем белән беррәттән, бала күңеленә тәрбия орлыклары да чәчүне максат итеп куя. Укытучы коллективта үз урынын таба. Бар тырышлыгын салып башкара ул күңеле яткан эшен. Мәктәптә үтә торган кичәләрнең сценарийларын үзе яза, балалар белән бергә җырлый, дәртләнеп шигырен дә сөйли, биергә дә төшеп китә.
Укучыларының хәтерендәдер, урыс әдәбиятының классик шагыйре М.Ю.Лермонтов эзләре буйлап Кавказ тауларына сәяхәткә чыгып китүебез. Моннан соң да күп экскурсияләр оештырып, укучылары күңелендә туган якка сөю тәрбияләргә тырышты Фәнә Әнвәр кызы.
Остазым белән эшләү дәверендә мин дә тормыш сабакларыннан тәҗрибә тупладым, бала күңеленә юл табарга өйрәтүче дә, педагогик осталык серләренә төшендерүче дә булды олуг хезмәттәшем.
Оптимистик карашлы, көчле рухлы Фәнә Минһаҗева мәктәптә укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгәндә, районның башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсен җитәкләгән чорда тел гыйлеме, әдәбият теориясе буенча укытучыларның белемен камилләштерүне бурыч итеп куйды. Моның өчен төрле методик алымнарны куллану, Уфа галимнәре белән семинарлар оештыру – нәтиҗәсез калмады. Эзләнүләр аша ачышлар ясала, ачык дәреслекләр аша, район һәм республика күләмендәге семинарлар барышында укытучының тәҗрибәсе өйрәнелә. Ә инде район һәм республика олимпиадаларында укучыларның уңышлары - укытучының тырыш хезмәт җимеше. Бар гомерен яраткан эшенә багышлаган, вакытын да, башка мәшәкатьләрен дә читкә куеп, киләчәк буыннар язмышына үз өлешен керткән, күңел җылысын сарыф иткән мөгаллимә. - Авыр, әммә тынгысыз һөнәр сайлаганыма һич үкенмим, - ди ветеран-укытучы. - Бар гомерем бер моңлы җыр кебек үтте дә китте. Хезмәт җимешләремне күреп куану - үзе зур бәхет.
Тормыш иптәше белән өч малай, бер кыз үстереп, аларга югары белем алырга ярдәм итеп, тормыш юлына чыгардылар, хәзер һәрберсе үз гаиләләре белән яши. Фәнә Әнвәр кызы улы Раил һәм килене Зинфира тәрбиясендә Югары Яркәйдә гомер кичерә.
Туган ягында якташы, билгеле язучы Хәсән Сарьян традицияләрен дәвам итә педагог. Бәләкәйдән табигатьтәге гүзәллекне күрә белеп, күңеленә якын итеп үскәнгәдер, Фәнә Әнвәр кызы бөтен хис-тойгыларын шигъри тезмә юлларга сала. Берничә китап авторы буларак, Татар-Мәнәвезе авылы тарихының шәҗәрәсен архивлардан юллап, китап итеп бастырып чыгарды. Шундый зур бүләк өчен авылдашлары зур рәхмәтле аңа.
Мәктәптә эшләгән елларында ул белем бирү белән беррәттән, дәресләрен тормыш сабаклары белән бәйләп алып бара иде, аның өчен балаларның шәхес булып формалашуы, тормышта үз урыннарын табуы, дөньяга яраклаша алуы мөһим булгандыр, мөгаен. Әле укучылары белән язышып, очрашып, аралашып тора. Аларның язмышын кызыксынып күзәтеп бара, кирәк булса, акыллы киңәшләре белән уртаклашырга да өлгерә.
Тулы канлы тормыш белән яши педагог - остазым - Т.Рахманов ис. урта мәктәп укытучыларының ветераннар советы актив әгъзасы, озак еллар дәвамында район «Маяк» гәзите белән тыгыз элемтәдә тора.
Бүгенге көндә Фәнә Әнвәр кызы әдәбиятка туры хезмәт итүче каләм остасы, районыбызның танылган иҗатчысы. Күңеле сафлыгын, йөрәге җылысын һәркемгә ачык таратучы остазым, сабыр да, тыйнак та ул, шәфкатьле, миһербанлы булып күпләрнең күңел түрендә урын алган.
Гөлсем ХАФИЗОВА. Югары Яркәй авылы.
иҗат
Елларым кочагында
Педагог юлын сайладым,
Гашыйк булдым эшемә.
Шул чакларым сагынудан,
Гел дә керә төшемә.
Хәтеремдә
тәүге дәресләрем,
Балаларның
шаян күзләре.
Туган телнең асылын тоеп,
Тартылдылар миңа үзләре.
Күңел кошым канат җәеп,
Оча мәктәп ягына.
Балаларның
чыр-чу тавышын
Әле һаман сагынам.
Хатирәләр булып алар
Уралдылар йомгакка.
Укучылар язмышы
Әйләнде зур тармакка.
Мин бәхетле һәр укучым
Намуслы яши илдә.
Кабатлыйлар
һәрчак шуны
Фәрештәләрем иңдә.
Фәнә МИНҺАҖЕВА. Югары Яркәй авылы.