

Рәзифнең кулыннан килмәгән эше юк. Ул балта остасы, эретеп ябыштыручы, штукатурбуяучы һәм һәвәскәр бакчачы да.
Р.Миргасыймовның тагы да яратып башкарган шөгыле – умартачылык турында бәян итмәсәм язмам дөрес булмас шикелле. Аңа ул күп еллар, хәтта “Лукойл” җәмгыятендә җаваплы эш башкарып, командировкаларга еш йөрсә дә, тугры кала.
Заманча йорт салып чыккач, Рәзиф авылда беренчеләрдән булып бал кортларын үрчетә башлый. Бүгенге көндә аның 30га якын умартасы бар. Хәзер исә ул тирә-якта иң тәҗрибәле умартачыларның берсе булып исәпләнә. Оста буларак умарталарны үзе ясый. Җәен кортлар бал җыйган вакытта умарталарын карабодай басуы якын җиргә, чәчкәле болыннарга күчерә.
“Билгеле булуынча, бал төрле авырулардан дәва булып тора, аеруча, салкын тигәндә. Ә менә карабодайныкы шикәр чире белән авыручыларга бик тә файдалы”, - дип киңәшләрен бирергә дә онытмый умартачы. Шуңа да аның җитештергән балын теләп сатып алалар.
Рәзиф Мирзәлиф улы районда узган ярминкәләрдә актив катнаша. Анда ул кәрәзле бал, балавыз һ.б. төрле умартачылык продукцияләрен тәкъдим итә.
Гомумән, авылдашыбызның башкарган һәр эше, җитештергән продукциясе сыйфатлы.
-Мин аларга йөрәк җылымны биреп эшлим бит, - ди һөнәр остасы.
Булдыклы егетебез авылыбызның “Нур” мәчетенә манараны үз куллары белән эшләде. Изге йортның эчен җиһазлауга күп көч салды. Утыру өчен эскәмияләр, гает бәйрәмен үткәрү өчен өс-тәл дә - аның иҗат җимеше. Мәчет ачылганда килүчеләрнең һәммәсенә намазлык бүләк итте. Авыл Сабантуйларын оештыруда, “Агыйдел” паркын төзекләндерүдә - ул әйдәп йөрүче.
Шуны да билгеләргә кирәк, гаиләсе, әтисе Әбелкәрим, әнисе Земфира, тормыш иптәше Лилия, уллары Әмир, Җәлил һәр җомга намазга йөриләр. Мәчетне яңартуда иң күп иганәчелекне алар күрсәтте. Изге күңелле Рәзиф һәр бәйрәмдә авылдашларын бал белән сыйлый.
Миргасыймовлар балаларын да үзләре үрнәгендә әдәпле, эшчән, иманлы итеп тәрбиялиләр. Олы уллары Айрат Башкорт аграр-технология колледжында дүртенче курста белем ала. Ике улы – булачак патриотлар. Әмир белән Җәлил кадет мәктәбендә укый. Ике улы да спортны ярата, милли көрәш буенча шөгыльләнәләр. Кызлары Зәринә әле өйдә генә тәрбияләнә.
Тагы да яраткан шөгыльләренең берсе – оста балыкчы да. Моңа ул бәләкәйдән үк әтисе Әбелкәримнән өйрәнә. Шуны да әйтергә кирәк, Рәзиф кечкенә чагында ук үз әтисе Мирзәлиф мәрхүм була. Әнисе язмышын Әбелкәрим белән бәйли һәм ул Рәзифне уз улыдай тәрбияләп үстерә.
Р.Миргасиймов 1996-1997 елларда кайнар ноктада – Чечен Республикасында хезмәт итә. Агымдагы елда “Хәрби хәрәкәт ветераннарын искә алу көне” уңаеннан Яңа Аю авылындагы “Агыйдел” паркында күркәм чара оештыруга лаеклы өлеш кертте. Шулай ук авыл зиратын профнастил белән әйләндереп алганда Рәзиф әтисе белән башлап йөрүче булды. Зиратның йортына айны да ул эшләп урнаштырды.
Авылларда мондый игелекле гаиләләр тормышка ямь, дәрт өсти, изгелек һәм яшәү өметләре уята. Өлкәннәр рәхмәт укый, яшь буын алардан үрнәк ала. Алдагы көннәрдә шулай киң күңелле, миһербанлы, олы йөрәкле булып гомер кичерергә язсын, Рәзиф. Кылган изгелекләрең өчен барлык авылдашлар исеменнән рәхмәтемне җиткерәм.
Сәгыйть МУЛЛАӘХМӘТОВ, хезмәт ветераны. Яңа аю авылы.