Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
20 октябрь 2023, 08:30

Чүп җыю – янгын чыгуга сәбәп

Янгынны табигать афәте дип кабул итәргә ярамый. Аны кисәтеп була. Ут белән сак эш итсәң, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозмасаң, ул үзеннәнүзе чыкмый. Кызганычка каршы, еш кына янгынга каршы кагыйдәләрне үтәүне оныткан яки санга сукмаган кеше гаепле була.

Янгыннарның иң киң таралган сәбәпләре: ут белән саксыз эш итү, балаларның шаяруы, электр челтәрен һәм приборларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәмәү.

Кеше көндәлек тормышның төрле кагыйдәләре белән очраша. Без һәрвакыт ниндидер әйберләр сатып алабыз, ризык әзерлибез, шкафларда кирәкмәгән киемнәрне туплыйбыз, фатирдагы җиһазларны алыштырабыз һ.б. Әмма кешеләр аларны билгеләнгән урыннарга чыгарып ташламый, ә чүп-чарны чардакларга, подвалларга,  сарайларга җыя, шуның белән янгын чыгу хәвефе тудыра.

Янгын үзеннән-үзе генә чыкмый, ул еш кына кеше гаебе белән барлыкка килә. Кемдер подъездда тәмәке тарта, сүндерелмәгән төпчеген ташлый һәм моңа бернинди дә әһәмият бирмәскә мөмкин. Нәтиҗәдә, кешеләр һәм аларның тораклары зыян күрәчәк. Нәкъ менә шуңа күрә чүп-чарны юл буенда, урманда, подъездлар янында, баскыч мәйданчыкларында, чардакларда һәм подвалларда җыю, шулай ук чүплекләрдә калдыкларны яндыру тыела.

Хөрмәтле гражданнар! Өйләрегездә чүп-чар һәм кирәкмәгән әйберләр җыймагыз, шул чакта бәла-каза сезне читләтеп үтәчәк.

Гади янгын хәвефсезлеге чараларын һәм кагыйдәләрен үтәү сезне өегездә һәм якындагы территориядә янгын чыгудан саклаячак.

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсенең Дүртөйле районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас