Янгын хәбәрчеләренең барлык модельләре дә бер төрле җайланма белән эшли. Алар датчик яки сизгер сенсордан, туендыру элементыннан, яктылык датчигыннан һәм тавыш хәбәр итүеннән тора. Эшнең төп принцибы - датчик эшчәнлегендә. Ул даими рәвештә бүлмәдәге һаваның торышын анализлый. Хәбәрче корпусында махсус датчик урнашкан, аның аша һава хәрәкәт итә. Эчтә инфракызыл нурлар кулланыла, алар төтен чыкканда таралырга мөмкин. Әгәр билгеләнгән нормалар артса, шунда ук тавыш хәбәрләре кабыначак. Туктаусыз тавыш сигналының тавыш басымы дәрәҗәсе хәбәрчедән 1 метр ераклыкта дүрт минут дәвамында 85-120 дБ аралыкта эшли башлый.
Автоном хәбәрчеләр көнкүрештә янгын хәвефсезлеген тәэмин итү өчен булдырылган. Аларның төп кулланылыш өлкәсе – торак биналар. Бүлмәгә урнаштырылган бер хәбәрче генә дә йоклаган кешене кисәтә һәм уята ала. Кечкенә балалары булган гаиләләр өчен махсус рәвештә аларны куркытмас өчен тавышны әкренләп арттыру функциясе булган җайланмалар ясалган.
Янгын чыкканда төтен өскә күтәрелә һәм түшәмдә җыела, аннары аска төшә. Шуңа күрә түшәмгә автоном янгын хәбәрчесен урнаштыру нәтиҗәлерәк. Моны үзеңә дә эшләп була. Конструкциядә яшерен чыбыклар юк, шуңа күрә аларны коммуникация челтәрләре белән тоташтыру кирәкми, өстәмә җиһазлар куллану таләп ителми.
Приборның тотрыклы эшләвен гадәти батарея (Крона) туендыра. Әгәр заряд минималь күләмдә булса һәм батареяны алыштырырга вакыт җитсә, яктылык индикаторы янып-сүнеп тора башлый. Тузаннан ялгыш эшләп китүне булдырмас өчен оптик-электрон датчиклы камераны кимендә ярты елга бер тапкыр чистартырга кирәк.
Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсенең Дүртөйле районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге.