Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
26 октябрь 2023, 14:00

Агачлар шавы аны хәтерләтә

Табигатьтә көз. Ул үзенең матурлыгы белән таң калдыра. Агачларның төсләргә байлылыгы күз явын алырлык. Җил исеп киткәч, төрле төстәге яфрак яңгыры башлана. кадер авылының биек тауларын тәрәзәдән күзәтүе аеруча рәхәт...

Агачлар шавы аны хәтерләтәАгачлар шавы аны хәтерләтә
Агачлар шавы аны хәтерләтә

Шундый матур көннәрнең берсендә Саттаровлар гаиләсендә беренче бала - малай дөньяга килә. Беренче көннәрдән үк сабыйга бу тормыш өчен көрәшергә туры килә. Ул вакытыннан алда, җиде айда туа. Аңа Фәвәрис дип исем кушалар.

Балачагын Кадер авылында үткәрә, нәкъ менә шушы чорда аның күңелендә табигатькә мәхәббәт уяна. Ул бәләкәйдән үк урманчы булырга хыяллана.Югары сыйныфларны Актаныш районының Чуракай урта мәктәбендә укый.

Урман техникумын уңышлы тәмамлаганнан соң, Ерак Көнчыгышка хәрби бурычын үтәргә юллана. Армиядән соң үзенең һөнәри эшчәнлеген Дим районының Сергеевка авылында башлый. Биредә Фәвәрис Газизҗан улы булачак тормыш иптәше Фәнүрә белән таныша. 1980 елларда яшь белгеч үз районына кайта, озак вакыт Илеш урман хуҗалыгында эшли. Белемен камилләштерү максатында Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлый. Гомерлек юлдашы белән ике бала үстерәләр: Миләүшә һәм Рөстәм.

Табигатькә мәхәббәт - ул якты хис, кешенең җан киңлеге турында сөйли. Яшел калканны яхшы белер һәм саклар өчен белемле, көчле рухлы булырга, өстәвенә, урманны һәм анда яшәүчеләрнең табигатен ачык аңларга кирәк. Әлеге барлык сыйфатларга ия иде Фәвәрис Газизҗан улы. Аның куллары белән күпме агачлар утыртылган һәм үстерелгән, дәваланган, күпме янгыннар туктатылган, күпме кошларга һәм хайваннарга ярдәм ителгән. Урман аның өчен икенче ата йорты була.1990 еллардан башлап лаеклы ялга киткәнче баш урманчы булып хезмәт сала.

Аның һөнәри эшчәнлеге лаеклы бәһалана. Урман хуҗалыгы өлкәсендәге хезмәтләре өчен Фәвәрис Саттаров “Башкортстан Республикасының атказанган урманчысы» дигән мактаулы исем бирелә, күпьеллык намуслы эше, Русиянең урман байлыкларын саклауга һәм арттыруга зур өлеш керткәне өчен «Урманның мактаулы хезмәткәре»билгесе белән бүләкләнә. Фәвәрис Газизҗан улы язмышның җитди сынауларын узды. Якын кешесе Фәнүрәнең каты авыруын кичерергә туры килә. Һәм монда да ул үзенең көчле рухлы булуын күрсәтә, 20 елдан артык ул авыру тормыш иптәшен кайгыртып яши. Кызганычка каршы, 2015 елда ул якты дөньядан китә. Бу вакыйга аның җанын яралагандыр һәм тиздән ул үзе дә авырый башлый. Менә кадерлебезнең безнең арабыздан китүенә ике елда биш ай. Агымдагы елның 24 октябрендә аңа 70 яшь тулган булыр иде.

Урмандагы агачларның һәр пышылдавы безгә сөеклебезнең яшел калканны саклауга зур өлеш кертүен, аның турындагы хатирәләрне искә төшерә. Кадерлебезнең яткан гүрләре – якты, урыны оҗмахның түрләрендә булсын. Аның якты истәлеге, кылган гамәлләре безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Аны ихтирам итеп, килене Алсу.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас