Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
26 октябрь 2023, 07:05

Ана капиталын - балаларга белем бирүгә

Быел социаль фондның Башкортстан Республикасы буенча бүлеге балаларның белем алуына түләүгә ана капиталы акчалары белән идарә итүгә 2,2 меңгә якын гаризаны хуплады. Бу хезмәтләр өчен түләүгә Фонд бүлекчәсе якынча 73,4 млн. сум акча күчергән.

Балаларны укыту- ана капиталы акчаларын куллануның популяр юнәлешләренең берсе һәм 2023 елда акча белән идарә итү өчен мөрәҗәгатьләрнең 8 процентын тәшкил итә. Ана капиталы акчаларын балалар бакчасына, мәктәпкәчә программалар буенча укытуга бала туганнан соң ук кулланырга мөмкин. Төп һәм өстәмә белем бирү программалары буенча балага өч яшь тулгач кына кулланырга мөмкин. Ике очракта да акчаны гаиләдәге теләсә кайсы балага юнәлтергә була. Уку башланган көнгә бала 25 яшьтән өлкән булмаска тиеш. Акча күчерергә планлаштырылган оешма яки шәхси эшкуар Русия территориясендә булырга һәм белем бирү хезмәтләре күрсәтүгә лицензиягә ия булырга тиеш. Ана капиталы акчаларын белем алуга да, тәрбияләүгә дә, баланы карауга да юнәлтергә мөмкин. Шулай ук ана капиталы белән уку чорында тулай торакта яшәү һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләргә мөмкин.

Ана капиталы акчалары белән эш итү турында гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта яки социаль Фонд сайтында, шулай ук шәхси рәвештә СФР клиентлар хезмәтендә яки күпфункцияле үзәктә бирергә мөмкин. Хуплаудан соң социаль фонд 5 эш көне эчендә акча күчерә.

Пенсия һәм социаль иминият фонды бүлекчәсе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас