

Безнең районда төзелеш мәсьәләләренә, авылларның архитектура күренешен яхшыртуга, торак пунктларны төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. Агымдагы елда Дөмәй, Йонны, Югары Манчар авылларындагы мәктәпләргә «Мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү» федераль программасы кысаларында капиталь ремонт ясалды. Әлеге программа ярдәмендә 150дән артык укучы өчен мәктәпләр стеналары тулысынча яңартылды - фасадлар җылытылды һәм яңартылды, биналарның барлык кабинетларына капиталь ремонт ясалды, ашханә, спорт заллары, уку бүлмәләре ремонтланды. Шулай ук һәр территориядә төзекләндерү эшләре - асфальтлау, ут урнаштыру башкарылды, видеокүзәтү урнаштырылды.
Ел саен «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы кысаларында район үзәге уңай якка үзгәрә. Агымдагы елда заманча хәвефсез җәяүлеләр юлларын төзү буенча эшләр башкарылды. Беренче юл Кызылармеецлар урамы буйлап уза һәм үзәк өлешендәге көньяк керү юлын берләштерүче җәяүлеләр юллары комплексыннан тора. Бу урамның азагында кечкенә сквер төзекләндерелеп, биредә ял итү урыны булдырылды һәм декоратив куаклар утыртылды. Икенче җәяүлеләр юлы Түбән Яркәй авылының Заводская микрорайоны урамы буенча бара. Ул балалар бакчасы, лицей кебек социаль объектларны берләштерә һәм Гаилә паркына кадәр бара. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге объектлар райондашлар ярдәме белән Бөтенрусия тавыш бирүендә җиңүче дип табылды.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы гамәлгә ашырыла. Әлеге программа кысаларында Югары Яркәйдәге стадионда заманча күп функцияле спорт мәйданчыгы барлыкка килде. Бүгенге көндә анда футбол, волейбол, баскетбол буенча район ярышлары үткәрелә. Түбән Яркәй авылында Гаилә паркында балалар мәйданчыгы эшләнеп, уен комплексы урнаштырылды.
Моннан тыш, агымдагы елда соцнайм килешүе буенча Андреевка һәм Кадер авылларында ике торак йорт төзелде. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче гаиләләр барлык уңайлыклары булган яңа заманча йортлы булды.
Быел “Орленок” балалар сәламәтләндерү лагерен төзекләндерү буенча күп эшләр башкарылды. Лагерьга керү юлы, эчке юллар асфальтланды, территория эчендә яңа җәяүлеләр юллары салынды. Яңа контроль-үтү пункты ата-аналар һәм балалар очрашулары өчен административ бина төзелде, территорияне әйләндереп алган койма тулысынча яңартылды. Лагерь территориясендә футбол мәйданчыгында җанатарлар өчен трибуналар булдырылды. Шулай ук яңа волейбол мәйданчыгы, өстәл теннисы уйнау мөмкинлекләре булган яңа спорт мәйданчыгы һәм турникларда спорт белән шөгыльләнү өчен варкаут зонасы эшләнде, 12 яшькә кадәрге балалар өчен балалар мәйданчыгы, мәдәни чараларны карау өчен сәхнә һәм 200 урынга исәпләнгән трибуна яңартылды.
Моннан тыш, беседкалы ял итү зоналары, ГТО нормаларын тапшыру өчен мәйданчык барлыкка килде, яңа хуҗалык блоклары төзелде.
Агымдагы елда «Балаларны һәм яшьләрне укыту, ял иттерү һәм сәламәтләндерү өчен шартлар тудыру» программасы буенча 49 урынга исәпләнгән 2 йокы корпусы, шулай ук «Башнефть» җәмгыятенең хәйрия ярдәме кысаларында йокы урыннарына үзгәртеп кору мөмкинлеге булган яңа заманча уку корпуслары төзелде. Ашханә капиталь ремонтланып, 200 балага исәпләнгән яңа зур зал барлыкка килде. Лагерьда тизлекле интернет үткәрелде. Хәзер территориянең теләсә нинди почмагында вайфай тоту мөмкинлеге бар.
Яңа корпусларда су басымын арттыру өчен су күтәрү башняларын монтажлау эшләре әле дәвам итә. Кунак йортының түбәсен, лагерь территориясен тышкы яктыртуны капиталь ремонтлау, ябык физкультура-сәламәтләндерү комплексын проектлау эшләре алып барыла.
Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы линиясе буенча «Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруны модернизацияләү» муниципаль программасы һәм «Су башняларын капиталь ремонтлау» программасы кысаларында 4 торак пунктта - Шәммәт, Теләпән, Кужбахты, Ишкарда су башняларына капиталь ремонт үткәрелде. Шулай итеп, бу авылларда яшәүчеләр елның теләсә кайсы вакытында кирәкле басым белән сыйфатлы эчәр су белән куллана ала.
Ел ахырына кадәр Түбән Яркәйнең Төньяк микрорайонында су күтәрү башнясын капиталь ремонтлау планлаштырыла.
Район территориясендә барлыгы 87 күп фатирлы йорт бар. Торак фонды шактый иске. Агымдагы елда төбәк операторы тарафыннан Коммунистик урамындагы 8нче һәм Яримов урамындагы 6 нчы йортларның түбәләре ремонтланды.
Районны төзекләндерүгә шактый басым ясала. «Башкорт ишегаллары» төбәк программасы кысаларында агымдагы елда Ходайбердин һәм Октябрьнең 50 еллыгы урамнарында ишегаллары төзекләндерелде. Әйтергә кирәк, Ходайбердин урамы ишегалды үзәктә иң зурдан санала. Биредә 12 йорт урнашкан. Эшләр барышында яңа керү юллары, парковка урыннары төзелде, җәяүлеләр юллары асфальтланды, төрле яшьтәге кешеләр өчен ял итү зоналары, уен зоналары белән 12 яшькә кадәрге һәм аннан өлкәнрәк балалар мәйданчыклары, футбол, баскетбол уеннары өчен спорт мәйданчыгы барлыкка килде, тулысынча яктырту эшләнде, видеокүзәтү урнаштырылды, яшелләндерү эшләре башкарылды.
Шулай ук әлеге программа кысаларында районда йортларның берсендә беренче стрит-арт проекты барлыкка килде. Райондашлар анда район үзәгенең иң яраткан урыннарын чагылдыручы сәнгать картинасын күзәтә ала. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык эшләр дә подрядчы тарафыннан сыйфатлы һәм вакытында башкарылды. Йортларда яшәүче
һәр кешенең дә бу эшкә үз өлешен кертүе аеруча күңелле. Моның өчен һәркемгә аерым рәхмәт.
Ел саен торак-коммуналь хуҗалык линиясе буенча административ үзәкләргә алып баручы юллар буйлап койма урнаштыру буенча да эш башкарыла. Шулай итеп, агымдагы елда Яркәй авыл советы авыл биләмәсендә Коммунистик, Комсомол, Механизаторлар, Обозная урамнары буенча 500 метрдан артык, Йонны авыл биләмәсендә Дорожная урамында 157м озынлыкта профнастилдан койма урнаштырылды.
Яктырту мәсьәләләренә шактый игътибар бирелә. 4 км артык муниципальара юлларда баганаларга ут куелды. Югары Яркәйдәге Солнечный, Парковая микрорайонын, Яримов урамын яктырту буенча эш алып барыла.
Агымдагы елда торак пунктына керүнең адреслы стеллалары эстетик тәртипкә китерелде. Аларның берсе – М-7 федераль трассасыннан Югары Яркәй авылына кергәндә яңа заманча стелла.
«Башкортстан Республикасының транспорт системасын үстерү» дәүләт программасы кысаларында гомум озынлыгы 70 километрдан артык юллар асфальт җәелде. Узган чорда 3 км артык юллар ремонтланды, 65 км артык ком-таш түшәлде. Юлларны ремонтлау буенча гомум сумма 34 миллион сумнан артык тәшкил итте. Автомобиль юлларын тоту буенча 23 миллион сумнан артык акча тотылды.
Быел муниципаль ихтыяҗлар өчен ике берәмлек техника - “МТЗ-82” тракторы һәм “АМКОДОР-732-02” экскаватор - төяүгеч сатып алынды.
Югары Яркәй һәм Түбән Яркәй авылларын эчәр су белән тәэмин итүче су алу станциясендә су дебетын арттыру максатында яңа ике скважина казылды. Шулай итеп, эссе сезонда су җитмәү проблемасы хәл ителде.
Планнарга килгәндә, киләсе елда лагерьда ФОК төзелешен башлаячакбыз. Ел әйләнәсенә куллану өчен “Орленок” территориясен газлаштыру мәшәкатьләре көтелә. Шулай ук Югары Яркәйдәге балалар иҗат үзәген, ДЮСШ-2 бассейнын капиталь ремонтлауны планлаштырабыз.
Быел төзекләндерү урыннарын сайлау буенча Бөтенрусия тавыш бирү узды, анда җиңүчеләр билгеләнде. Нәтиҗәдә, киләсе елга Югары һәм Түбән Яркәйдәге Октябрьнең 50 еллыгы, Дорожная урамнарында җәяүлеләр юлы төзекләндереләчәк. Киләчәктә дә авыл территорияләрен үстерүне дәвам итәчәкбез. 6 йорт төзү, шулай ук яңа спорт һәм балалар мәйданчыклары булдыру планлаштырыла.
Сүз ахырында шуны әйтәсе килә, киләчәктә мәшәкатьләр җитәрлек. Күп кенә проблемаларны хәл итәргә кирәк. Уңай нәтиҗәләрне күрү өчен бары тик хакимиятнең һәм халыкның бердәм аңлашып эшләве генә кирәк.