

Рәдис 1970 елның 6 апрелендә Иске Күктау авылында Җәүһәрия һәм Рәфит Минниятуллиннар гаиләсендә дөньяга килә. Мәктәптә 5 сыйныфта укыганда ук ул әтисенә ияреп, комбайн ярдәмчесе була, басу эшләрендә теләп катнаша. Кечкенә чагыннан ук кырдан кайтып кермәгән әтисе янында йөреп өйрәнгән егет киләчәген дә әлеге өлкә белән бәйләргә уйлый. Иске Күктау урта мәктәбен тәмамлагач, сыйныфташлары белән бергәләп колхозда эшкә калалар. Р.Минниятуллин җәен - комбайнда, кышын тракторда йөри. Арытаба хәрби бурычын үтәргә Монголияга юллана, биредә танкчылар полкында водитель булып хезмәт итә. Армиядән соң «Урожай» хуҗалыгында «КамАЗ» автомашинасын хезмәтләндерә. Төрле төбәкләргә ерак рейсларга да, мөһим кампанияләрдә басу-кырларда көнне-төнгә ялгап эшләргә дә туры килә. Хезмәткәрнең максатына ирешүчән, җаваплы, оештыру сәләтенә ия булуын күреп, аны автомеханик, инженер итеп тәгаенлиләр. Үзенә йөкләтелгән бурычны уңышлы башкарырга күнеккән белгеч җиң сызганып эшкә тотына. Сыната торганнардан түгел. Шул рәвешле, техника паркын яңартуга үз өлешен кертә, чөнки һәркемгә мәгълүм, заман техникасы уңайлы, куәтле булып, эшне җиңеләйтә, авыл хуҗалыгы кампанияләрен вакытында һәм сыйфатлы башкаруга йогынты ясый.
Туган җиренә тугры калып, бар гомерен авыл хуҗалыгы белән бәйләгән Рәдис Минниятуллинның фидакарь хезмәте лаеклы бәһалана. Ул Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының Авыл хуҗалыгы министрлыкларының, муниципаль район хакимиятенең, район авыл хуҗалыгы идәрәсенең, «Урожай» токымчылык заводы җәмгыятенең Почет грамоталарына ия була.
Тормыш иптәше Эльмира Рәвил кызы белән матур гаилә корып, күпләргә үрнәк булып гомер кичерделәр. Ике кыз - Эльвина белән Ранияны тәрбияләп үстерәләр.
Рәдис Рәфит улы сөекле тормыш иптәше, яраткан әти, горурланырлык ул һәм абый кеше булса, коллективында абруйлы һәм тәҗрибәле белгеч исемен горур йөртте. Үзе сайлаган юлдан тайпылмыйча, туган җиренең газиз улы булып, аңа тугры хезмәт итте. Кызганычка каршы, аяусыз чир безнең арабыздан иртә алып китте. Әтисе Рәфит абыйның, әнисе Җәүһәрия апаның, тормыш иптәше Эльмираның, балаларының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Хезмәттәшебез, тыныч йокла. Без сине онытмыйбыз. Синең хакта якты истәлегебез, кылган изге гамәлләрең һәммәбезнең күңелендә мәңге сакланыр.
Аны юксынып, «Урожай» токымчылык заводы җәмгыяте.