Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
28 октябрь 2023, 09:30

Аларның гомер юлы - үзе батырлык

Бүген сүзем Сәеткул авылында гомер кичерүче абруйлы һәм хөрмәтле парларның берсе Фәнисә һәм вил ӘСРАРОВлар турында.

Аларның гомер юлы - үзе батырлыкАларның гомер юлы - үзе батырлык
Аларның гомер юлы - үзе батырлык

Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас шәхесләре бар. Аеруча, олы буын кешеләре сокландыра: нинди тәрбияле, изге күңелле, кешелекле алар. Бүген сүзем Сәеткул авылында гомер кичерүче абруйлы һәм хөрмәтле парларның берсе Фәнисә һәм вил Әсраровлар турында. Балачаклары - ачлыкялангачлык, михнәтле сугыш, яшьлекләре аннан соң илне торгызу елларына туры килгән бу парга алтмыш биш ел эчендә ачысын да, төчесен дә күп татырга туры килгән. Әмма янда ышанычлы терәк – тормыш иптәше булу авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткән. Бүгенге көндә алар тыныч тормышта, балалары, оныклары куанычына шатланып, кадер-хөрмәтендә яшәүләренә сөенеп, изге догалар укып, бәхетле гомер көзен кичерә.

Вил ага шушы авылда туган һәм ир-егетләргә хас булганча, туган төягендә төпләнгән. Гаиләсендә, өендә дә, колхозда да бик иртә кул арасына кереп, дөнья йөген тартырга туры килә аңа.

Вил Әсраров яше җиткәч, армия сафларына алына. Чита өлкәсе Забайкальеда водитель булып хезмәт итә. Ирегетлек бурычын намус белән үтәп, туган якларына әйләнеп кайта. Яшьлеге, дәрте ташып торган егетне М.Гафури ис. колхозга водитель итеп алалар. Озак еллар, лаеклы ялга чыкканчы сайлаган һөнәренә тугры булып кала ул. Нинди генә марка автомашинаны иярләсә дә төзек, чиста йөртә. Үзен ярдәмчел, сабыр, тырыш итеп күрсәтә һәм хезмәттәшләре арасында абруй казана.

Гомер юлдашы да үзенә пар килгән. Фәнисә Шәрифулла кызы бәләкәйдән хезмәт тәрбиясендә чыныгып үсә. М.Гафури ис. колхозда сыер савучы булып хезмәт юлын башлый. Биредә озак еллар фидакарь көч сала. Ул алдынгылар исемлегеннән төшми, һәрвакыт мактап телгә алына. Лаеклы ялга чыкканчы Фәнисә апа Сәеткул фельдшер-акушерлык пунктында җыештыручы булып эшли. Өстәвенә, ат җигеп, авыл халкының сөтен җыярга да өлгерә.

Фәнисә Шәрифулла кызы белән Вил Әхияр улы 1963 елда күркәм гаилә коралар. Әсраровлар өч балага гомер биреп, һәркайсы бүген үз тормышы белән яши. Өчесе дә – Нәфисә, Камил, Рәмил Уфа шәһәрендә гаиләләре белән гомер кичерә. Балаларының тормышта үз урыннарын табуы, 5 онык, 1 оныкач бүләк итүе - өлкәннәрнең иң зур шатлыгы.

“Аякка - чабата, өскә бер кат күлмәк киеп үскән заманнарны үткәргән кешегә, бүгенге тормыш – оҗмах, җаның теләгәнне ашап, рәхәтләнеп яшәргә була, шуңа шөкер итәргә кирәк “,- ди бәхетле парлар.

Әсраровлар тормышның ачысын-төчесен күрсә дә, үткән гомерләреннән канәгать булып, яшьләргә тыныч тормыш теләп яши.

Лира ШАМИЛЕВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас