

Бүгенге тормышны транспортсыз күз алдына да китереп булмый. Машина йөртүне гомерлек һөнәре итеп сайлаганнар өчен ул, гомумән, яшәү рәвеше. Ә андый кешеләр безнең арада аз түгел: җәмәгать транспортын йөртүчеләр, оешма-предприятиеләрдә водитель хезмәтен башкаручылар, ерак араларга йөреп, төрле йөк ташучылар көннең генә түгел, тормышларының шактый елларын да руль артында уздыралар. “Башавтотранс” ДУП Дүртөйле филиалы Югары Яркәй автоколоннасында автобус шоферы булып хезмәт куючы Азат Арысланов өчен дә әлеге хезмәте - гомерлек. Аның тәҗрибәсе - 35 ел, биредә 1988 елдан башлап эшли. “ПАЗ”автобусында Туймазы, Нефтекама, Уфа, шулай ук авылара маршрутларга йөрү ышанып тапшырылган.
-Үземне беркайчан да башка һөнәр иясе итеп күз алдына китергәнем юк, – ди Азат Сәфәргали улы. – Башка малайлар кебек үк кечкенәдән автомобильләр белән кызыксынып үстем. Карабаш урта мәктәбен тәмамладым һәм ике дә уйламый, 86нчы һөнәри - техник училищега укырга кереп, киң профильле водитель таныклыгы алдым. Армия сафларында хезмәт итеп кайту белән Югары Яркәйдәге автотранспорт предприятиесенә аяк баскач та, әлеге һөнәрдән дә күңелемә якынрагы булмавын аңладым. Эшемне яратам. Гомеремнең күп вакыты, әлбәттә, юлда үтә. Руль артында җаным тынычлана, бар уйларым тәртипкә килә. Машина тәрәзәсеннән табигать күренеш ләренә хозурланып чакрымнар сүтелгәнен сизми дә калам.
Үз хезмәтенә намус белән караган Азат Арысланов тормыш иптәше Зәйтүнә белән матур тормыш кичерә, ике кыз үстергәннәр, оныклар сөю бәхетенә ирешкәннәр.