

Автотранспорт дәүләт транспорт инфраструктурасының мөһим өлешен тәшкил итә. Бу өлкәдә шәһәр һәм авылларның тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче югары квалификацияле, үз һөнәрләренә тугры хезмәткәрләр эшли. Яшәешебезне уңайлы автобуслардан һәм җиңел автомобильләрдән башка күз ал-дына китерү мөмкин түгел. Авыл хуҗалыгы тармагында, кече һәм урта эшкуарлыкта автотранспорт хезмәтләренә ихтыяҗ тотрыклы рәвештә үсә. Бездә автомобиль юлларының киң тармаклы челтәрен тотуга зур игътибар бирелә. Районда барлык авыллар автобус маршрутлары белән тоташтырылган. Бу җәһәттән «Башавтотранс» дУП дүртөйле филиалы Югары Яркәй автоколоннасы бүгенге көндә үз максат - бурычларын нәтиҗәле гамәлгә ашыра.
Бүгенге көндә предприятиедә 14 берәмлек автобус исәпләнеп, алар тиешле таләпләргә җавап бирә. Коллектив 22 кешене берләштереп, шул исәптән 17е - водитель, 2се – транспорт хәвефсезлеге буенча контролер, ике - диспетчер. 8 шәһәр яны, шул исәптән 7се эчке муниципаль һәм – 2се муниципаль ара маршрутлары белән беррәттән, Нефтекама, Туймазы шәһәрләре юнәлеше буенча ерак рейсларга чыга. Заказлар буенча да эшлибез.
Предприятиедә, нигездә, тәҗрибәле, 35 елдан артык хезмәт стажына ия булган водительләр эшли. Җиңел булмаган хезмәт нәтиҗәләре өчен җаваплылык хисе тоеп, иртәнге 5.00 тән кичке 23.30 сәгатькә кадәр рейс ясаучы Венер Зиннәтуллин, Фаид Нурыйәхмәтов, Рәмил Вәлиев, Вазыйф Тимершәехов, Азат Арысланов, Венер Хамматов, Фәнзил Баһаутдинов, Венер Тәхаветдинов, Глүс Фәрвәҗев, шулай ук яшь хезмәткәрләр Динар Мөниров, Фидан Кашапов, Марсель Кәлимуллин, Радмир Миңнемөхәммәтов, Азамат Сәхиуллин хезмәте мактауга лаек. Алар һәрберсе иртәнге рейска район үзәк дәваханәсендә медицина тикшерүе үтеп, эшне график нигезендә башлый. ЮХХДИ хезмәткәрләре автобусларга әледән-әле тикшерү үткәрә. Монда техниканың төзеклеге генә түгел, хәвефсезлек таләпләренең үтәлүе дә игътибарга алына. Әйтик, хәвефсезлек каешлары эләктереләме, янгын сүндергечләре, аптечкалары бармы, тәгәрмәчләре сезонга туры киләме һ.б.
Водительләрнең уртача хезмәт хакы 35 мең сум тәшкил итә. Предприятие коммуналь хезмәтләр өчен, салым һ.б. түләүләрне үз вакытында башкара.
Эшчәнлек барышындагы авырлыкларга карамастан, финанс һәм эксплуатация күрсәткечләренең тотрыклылыгын тәэмин итәбез, авылара маршрутларны саклап калырга тырышабыз. Бу җәһәттән водительләрнең аеруча өлеше зур, чөнки аларның пассажирларга карата ягымлы мөнәсәбәте, вакытында йөрүе, эшкә тәртипле карашы, җаваплылыгы – иң мөһим сыйфатларының берсе.
Билгеле, безнең эшчәнлекне автостанция хезмәткәрләреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Клиентлар белән яхшы мөнәсәбәттә аралашучы Алия Маткулова, Илиза Маликова, Гүзәл Тимергалиева автобусларның вакытында китүен тәэмин итә.
Заман таләпләренә ярашлы, көндәлек отчетлар интернет челтәре аша электрон төрдә тапшырыла. Бу эшне диспетчер Рәшидә Ганиева, Гүзәлия Шәрипова намус белән башкара.
Кызганычка каршы, соңгы елларда шәхси транспортның артуы, муниципаль әһәмияткә ия социаль маршрутлар кыскартылу нәтиҗәсендә, пассажирларны йөртү күләменең кимүе күзәтелә.
Барлык коллектив әгъзаларын, ветераннарны һөнәри бәйрәмебез – Автотранспортчылар көне белән ихлас котлыйм. Ныклы сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, тигез, сикәлтәсез юллар, гаилә иминлеге телим.
Азат НУРЫЕВ, «Башавтотранс» ДУП Дүртөйле филиалы Югары Яркәй автоколоннасы начальнигы.