

Күптән түгел “Мир” җәмгыяте базасында үткән киңәшмә әлеге мәсьәләгә багышланды. Анда агросәнәгать комплексы предприятиеләре инженерлары, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашты.
Ул хуҗалык МТМсын карауд ан башланды. «Мир» җәмгыятенең техника паркы тулы тәртип белән каршы алды киңәшмәдә катнашучыларны. Авыл хуҗалыгы машиналары, тракторлар, комбайннар, чәчкеч, культивация агрегатлары рәт-рәт итеп тезелеп куелган, бар җирдә – чисталык. Хуҗалыкның урып-җыю эшләрендә мәшгүль булган комбайннары да чистартылып, ГОСТ таләпләренә ярашлы, гаражга саклауга куелган.
Гаражда да механизаторлар өчен барлык уңайлыклар тудырылган, тимерчеләр цехы, эретеп я б ы ш т ы р у а г р е га т ы бар, бина җылытыла. Хуҗалыкта инде ремонтта бара, җәмгыять уңганнары тырма төзәтүне башлаган. Анда Фирдәт Ситдыйков, Нәүфәл Рәхмәтуллин, Тәвис Сәлимов, Фидан Закиров өлгерлек күрсәтә. Шулай ук механизаторлар Илфак Калкаманов, Рүзил Әхмәтшин, Радик Фәтхетдинов үзләре хезмәтләндергән “МТЗ-82”, “К-700”, “МТЗ -12.21” тракторларын ремонтлый.
Токарь Әдип Шәморатов, тимерче Рәмил Әһадуллин, эретеп ябыштыручылар Фәйләс Шакиров белән Илгиз Халиков үз эшләренә җаваплы карый, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер.
Киңәшмәдә беренче булып, “Мир” җәмгыяте директоры Раил Ганеев чыгыш ясады. Ул хуҗалык эшчәнлеге һәм кышка әзерлек барышы белән таныштырды.
Арытаба сүз район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры Рәмил Мостафинга бирелде. Ул техниканы кышкы саклауга кую барышы турында мәгълүмат җиткерде. Бу эшне үз югарылыгында оештырган «Урожай» ток ы м ч ы л ы к з а в о д ы , “Илеш МТС”, “Мир” җәмгыятьләре, М.Гәрәев ис., М.Горький ис., кооперативлар мактап телгә алынды. Ә алда әйтелмәгән аграрийларга әлеге мөһим мәсьәләгә җаваплы карап, тизентен арада техниканы кышкы саклауга куярга кирәклеге бурыч итеп куелды.
«Агротехника», “Агросила”, “Новые технологии” җәмгыятьләре вәкилләре, гидравлика ремонтын башкаручы шәхси эшкуар Илдар Насретдинов катнашып, үзләренең потенциалыннан файдаланырга чакырды.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Нәбиев киңәшмәгә йомгак ясап, техниканы кышкы саклауга кую өчен зур чыгымнар таләп ителмәвен, бары тик хуҗачыл, сакчыл караш, эшләрне дөрес һәм вакытында башкару гына кирәклеген ассызыклады.
Лира ГӘРӘЕВА.