Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
3 ноябрь 2023, 08:00

Еракта калган эзләр

Күптән түгел агинәйләр оешмасына хаклы ялдагы башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары җыйналды. Заманында күбесе башка районнардан югары уку йорты тәмамлап, якты хыяллар, эшкә зур дәрт, теләк белән килгән яшь кызлар хәзер инде хөрмәтле агинәйләргә әйләнгән.

Еракта калган эзләрЕракта калган эзләр
Еракта калган эзләр

Район мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлек җитәкчесе Зинфира Минһаҗева үзенең тәбрикләү сүзендә хезмәтебездәге уңышларны искә алды, рәхмәтен җиткерде. Бүгенге көндә безнең укытып чыгарган укучыларыбызның районда һәрвакыт мактаулы булуларын белдерде.

Лаеклы ялда булсалар да җәмәгать тормышында актив катнашып яшиләр. Һәрберсе сокланырлык гомер юлы үткән. Парларын табып, матур гаилә корып, күркәм йортлар салып, үрнәкле балалар үстергәннәр. Хөкүмәт бүләкләре белән бергә, иң мөһиме, халык ихтирамын, укучылары хөрмәтен яулаганнар. Арабызда 9нчы дистәсен ваклаган Фәнә Минһаҗева кебекләр белән яңарак ялга туктаган укытучылар да бар.

Кичәдә киләчәккә планнар, изге уй-ниятләр кордык. Шулай ук күңелдә калган иң матур хәтирәләр, кызыклы да, кызганыч та хәлләрне искә алдык. Күзләребездән берчә шатлык, берчә сагыш яшьләре тәгәрәде. Сәләтле укытучылар үзләре язган шигырьләре белән дә, моңлы җырлары белән дә күңелебезне баетты.

Баймак, Бөрҗән, Белорет, Мәләвез, Нуриман, Зилаер, Кыйгы, Учалы, Стәрлебаш, Әлшәй һ.б. районнардан килгән кызларыбызның һәрберсе Илешне туган җиредәй якын күреп, уңганлыклары, тырышлыклары белән аерылып торган укытучылар киләчәктә дә абруйлы агинәйләр булып калырлар дигән өметтәмен. Моннан соң да районыбызның җәмәгать эшендә катнашып, авылның мәдәни, социаль тормышында тагы да активрак булырга, гәзит-журналларга язылуны, аек бәйрәмнәрне пропагандалауда алда барырга дигән матур уй-хыяллар белән таралыштык.

Шунысы сөенечле, без үзебезнең миссияне үтәдек. Районда эшләүче укытучылар – безнең укучылар, лаеклы алмашлар. Аларның эшләрендә уңышлар телибез.

Галимә ГАЛИЕВА, Илеш районы “Агинәй” оешмасы җитәкчесе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас