Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
3 ноябрь 2023, 06:30

Мобилизацияләнгән хезмәткәрләрнең хезмәт хокуклары

Мобилизация буенча хәрби хезмәтне тәмамлаган гражданнарга кайтканнан соң өч көн эчендә эш бирүче белән хезмәт килешүен яңартырга кирәк.

2022 елның октябрендә РФ Хезмәт кодексында үзгәрешләр үз көченә керде, алар мобилизацияләнгән гражданнар, ирекле хезмәткәрләр һәм контрактчылар белән хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү үзенчәлекләрен билгеләде. Яңа кагыйдәләр буенча Русия Кораллы Көчләрендә хезмәт итү чорында аларның эш урыны саклана, әмма хезмәт килешүе (шулай итеп, якларның бурычлары да) вакытлыча туктатыла; хезмәткәр хезмәттә булганда, эш бирүче аңа вакытлыча алмаш табарга һәм аның белән ашыгыч килешү төзергә хокуклы; эш бирүчеләр мобилизацияләнгәннәр белән килешүне берьяклы рәвештә өзәргә хокуклы түгел, бу оешма юкка чыгарылган, ИП ябылган яки ашыгыч хезмәт килешүе гамәлдә булган очракта гына мөмкин.

Килешүнең гамәлдә булуы гражданның эшкә кайткан көнендә яңадан башлана, бу хакта ул җитәкчелеккә өч эш көнендә хәбәр итәргә тиеш. Бу мәҗбүри социаль иминият буенча иминият тәэмин ителешен алу өчен дә кирәк, мәсәлән, дәваханәгә кәгазьләре буенча түләүләр өчен.

Әгәр вакытлыча эшкә яраксызлык башланганда кеше эш бирүче белән хезмәт мөнәсәбәтләрен яңартмаса, аның электрон эшкә яраксызлык кәгазе түләнмәячәк, чөнки ул иминият тәэмин ителешен алу хокукын югалтачак.

Сораулар булса, һәрвакыт Русия Социаль фондының Башкортстан Республикасы бүлегенә 8 800 1 00000 1 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә мөрәҗәгать итә аласыз.

Пенсия һәм социаль иминият фонды бүлекчәсе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас