Автомобиль янгын куркынычы булган объект булып тора. Статистика буенча машинада ут чыгу вакыты 3тән 15 минутка кадәр теркәлә. Янгыннарның төп сәбәпләренең берсе - транспорт чарасының системалары, механизмнары һәм узеллары төзексезлеге.
Аны башлангыч стадиядә сүндерү чарасы - автомобиль ут сүндергече. Җиңел автомобильләр өчен аның күләме - 2, ә йөк автомобильләре өчен 5 литрлы булырга тиеш.
Һәр ут сүндергеч актив матдә белән тутырылган. Күпчелек очракта порошок яки углерод кислотасын куллану оптималь. Ут сүндергечтә яраклылык вакыты, саклау шартлары, куллану буенча инструкция, техник тасвирлама, җитештерүче турында җентекле мәгълүмат характеристикалар исемлеге күрсәтелергә тиеш.
Ут сүндергечне ышанычлы кибеттә сатып алу яхшырак. Барлык төп мәгълүматлар күрсәтелгән, ачык, яхшы укыла торган маркировкалар булырга тиеш. Әгәр баллонның тышкы кыяфәте шик тудырса, мондый ут сүндергечне алмагыз.
Аны кояш нурлары керә алмаган урында сакларга кирәк, шул ук вакытта янгын куркынычы булганда, янгынны тиз арада сүндерү өчен ул уңайлы урында торырга тиеш. Иң яхшы саклау урыны - багажник яки водитель утыргычы астында. Багажникта ут сүндергеч яхшы беркетелергә тиеш, бу аның бөтенлеген һәм саклануын тәэмин итәчәк.
Ут сүндергечнең актив матдәсен 5 елга 1 тапкыр яңартырга киңәш ителә.
Әгәр дә машинада янгын чыкса һәм сезнең янгын сүндерү җайланмасы булмаса, янгын күзәтчелеген 101, 112 телефоннары аша чакырыгыз һәм ярдәм сорап башка автомобильчеләргә мөрәҗәгать итегез. Гадәттә, автомобиль сөючеләр бер-берсенә ярдәм итүдән баш тартмый һәм бәла-каза очрагында үз ут сүндергечен бирергә әзерләр.
Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсенең Дүртөйле районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге.