Балаларга ут һәм башка янгын куркынычы тудырган әйберләр белән уеннарның мөмкин булган нәтиҗәләрен һәм хәвефле булуын аңлатыгыз.
Бәла-казалар булмасын өчен, алар шырпы белән уйнамасын. Шулай ук аларга электр җылыткычлары белән кулланырга рөхсәт ителми. Сабыйларны ялгызларын, бигрәк тә мич ягылган булса, телевизор яки башка электр приборлары эшләгән вакытта өйдә калдырмагыз.
Балаларны үз үрнәгендә тәрбияләгез – алар каршында тәмәке тартмагыз, караңгы бүлмәләрне яктырту өчен кәгазьне яндырмагыз. Шырпыларны яшереп тотыгыз. Йортта ватык яки кулдан ясалган электр приборларын тотарга ярамый. Бары тик хәвефсезлек таләпләренә туры килү сертификаты булган, электр энергиясе чыганагыннан приборны автомат рәвештә сүндерү җайланмасы урнаштырылган төзек приборларны гына кулланырга мөмкин. Онытмагыз-кечкенә саксызлык зур бәлагә китерергә мөмкин.
Һәр фатирда балалар өчен кәгазьдә язылган ашыгыч хезмәтләрнең телефоннары язылган булырга тиеш. Күзәтүсез калгач, алар үзләрен өйдә хуҗа итеп хис итә һәм, өлкәннәр кебек, электр приборларын кабызып, электр үткәргечләрен төзәтергә тотына, хәтта учак кабызырга да мөмкин. Мондый мөстәкыйльлекнең фаҗигале тәмамлануы ихтимал.
Әгәр дә балаларның үзләре учак ягуын, утын һәм кабызгычлар, янучан сыеклыклар белән уйнауларын күрсәгез, битараф калмагыз, аларны туктатыгыз.
Практика күрсәтүенчә, балалар арасында янгыннарны аларның ут белән шаяруыннан кисәтүгә юнәлдерелгән аңлату эшләре алып барылганлыктан янгын чыгу куркынычы минималь дәрәҗәдә кими.
Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсенең Дүртөйле районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге.