Салкын кичләрдә йортыгыз җылы гына түгел, хәвефсез дә булсын өчен, мөһим кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Ягылган мичләрне, кабынган керосинкаларны, керогазларны, примусларны, электр җылыту һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз. Бер үк вакытта электр челтәренә берничә көчле электр энергиясе кулланучысын (электроплита, электрокамин, чәйнек һ. б.) тоташтырмагыз. Стандарт булмаган кулдан ясалган җылыту приборларын куллану җитди куркыныч тудыра. Барлык электр көнкүреш приборларының төзеклеген күзәтеп торыгыз. Газ приборларын караучысыз калдырмагыз. Газ плитәсе алдында кер киптермәгез. Фатирда газ исе чыкса, электр лампочкаларын кабызмагыз, утын якмагыз, тәмәке тартмагыз, ачык ут кулланмагыз. Бу очракта газның авария хезмәтен шунда ук чакырырга һәм ул килгәнче биналарны җентекләп җилләтергә кирәк.
Газүткәргеч кранын ачып, газ приборларындагы краннар ябыкмы-юкмы икәнен тикшерергә кирәк. Газ яндыргычны кабызганчы, башта шырпыны кабызырга һәм аннары соң гына яндыргычның кранын ачыгыз. Туңган торбаларны эретеп ябыштыру лампасы яки факел белән җылытырга рөхсәт итмәгез. Балаларны газ плитәсе, камин, мич янганда яки электр приборлары кабызылган килеш өйдә ялгыз калдырмагыз. Җылыту приборларын кулланганда зарарланган изоляцияле электр чыбыкларын кулланмагыз. Электр җылыткычларын янган әйберләр янында урнаштырмагыз. Өйдән чыгып киткәндә, барлык электр җылыткычларын сүндерергә онытмагыз. Мичләрне яндыру өчен бензин, керосин һәм башка тиз янучы сыеклыклар кулланмагыз. Мич тишегеннән җиһазларга, караватларга һәм башка янган приборларга кадәр ара 1,25 метрдан ким булмаска тиеш. Тишеге, ярыгы булган, төзексез мичләр кулланмагыз. Төтенне чыгару өчен катгый вертикаль төтен торбаларын кулланырга кирәк. Кирпечтән ясалган төтен каналлары диварларының калынлыгы 120 мм дан ким булмаска тиеш. Мич янында идәндә махсус калай булсын.
Янгын яки төтен чыккан очракта, янгын күзәтчелегенә 101 яки 112 телефоны аша төгәл адресны күрсәтеп хәбәр итегез. Алар килгәнче, кешеләрне һәм милекне эвакуацияләү чараларын күрегез. Булган чаралар (су, ком, янгын сүндерүче, юрган яки башка тыгыз тукыма) белән сүндерә башлагыз.
Электр чыбыкларының изоляциясе янган очракта, башта электр челтәрен аерыгыз, аннары янгын сүндерүгә керешергә кирәк.
Керосин, бензин һәм башка тиз янучы сыеклыкларны су белән сүндермәгез. Алар судан җиңелрәк һәм, өскә чыгып, януын дәвам итәчәк. Аны сүндерү өчен одеяло, тыгыз тукыма яки ком кулланырга мөмкин.
Янгынга каршы чараларны төгәл үтәү йортыгызда янгын куркынычын булдырмаячак.
Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсенең Дүртөйле районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге.