

Җәмгыятьтә 1504 гектарда бодайның Ульяновская, 1235 гектарда - арпаның Чепелева, 100 га - борчакның Салават, 431 га – арышның Чулпан-7, 542 га – кукурузның Камилла, КС-78, 522 га – солының Степлер, 200 га – көнбагышның Гранд Стар-50 сортлары, 315 га рапс үстерелде. Басуларда тырыш хезмәт салып, уңышларны югалтуларсыз, үзвакытында келәтләргә кайтарган комбайнчылар Булат Латыйпов, Зәбир Гаязов, Марат Бакиров, механизатор Олег Иванов, водитель Дамир Шәяхмәтов һ.б. тырышлыгы - бәяләп бетергесез.
Терлекчелеккә килгәндә, фермалар тиешенчә ремонтланып, маллар җылы торакларга кайтарылды. Янтуганда өч айга кадәр һәм алты айдан зуррак бозаулар асрала. Ферманың территориясе яңа коймалар белән уратып алынды, Сүлтедә ике сыерлар торагының түбәләре яңартылды, Йонны сөтчелек фермасында азык өстәлләре, ишекләр алыштырылды. Барлыгы 14 савучы эшләп, алар үз бурычларына җаваплы карый.
Уңышларга малларны яхшылап тәрбияләп, рационны баланслап ашату белән ирешелә. Аларга ферментлар, катнашмалар белән баетылган азык бирелә. Шул рәвешле, сөт 4,0 процент майлылыкта, беренче сорт белән “Молоко” җәмгыятенә озатыла. Кышлату чорының уңышлы нәтиҗәләрен кайгыртып, игенчеләр, механизаторлар җәйге чорда мул азык запасы булдырды.