Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
10 ноябрь 2023, 05:00

Күрсәткечләрне яхшыртабыз

Неля ӘХМӘТОВА, XXII партсъезд ис. кооператив рәисе, БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Күрсәткечләрне яхшыртабызКүрсәткечләрне яхшыртабыз
Күрсәткечләрне яхшыртабыз

Басучылык һәм терлекчелек тармакларында нәтиҗәле хезмәт салырга тырышабыз. Хуҗалыкның ике сөтчелек фермасы булып, аларда 970 баш эре мөгезле терлек асрала. Әлеге вакытта кооператив буенча көндәлек савым 41 центнер тәшкил итеп, сөт реализацияләү күләме – 40 ц. Хуҗалыкның барлык маллары өчен җитәрлек азык тупланып, кышкы шартларда эшләүгә әзерлек максатында барлык торакларга тиешле ремонт ясалды, гомумән, җаваплы чор уңышлы башланды.

Басучылык тармагына килгәндә, биредә дә сынатмыйбыз. Бөртекле культураларның һәр гектарыннан 17,8 центнер уңыш алынып, тулай җыем 40 мең 881 центнерга җитте. Кыр батырлары үстерелгәнне югалтуларсыз җыеп алуга лаеклы өлеш кертте.

Бәйрәм уңаеннан хуҗалык уңганнары - механизаторлар Наил Габдуллин, Илдар Камалов, Фәнүр Хәмзин, Хәвис Сәфиев, Халит Латыйпов, комбайнчылар Азамат Йосыпов, Илнар Сәгабиев, Алмаз Суфиянов, водительләр Руслан Мөхәммәтшин, Рәмил Ахунов, Илгиз Баязитов, Барый Шәрәфисламов һәм барлык савучылар, терлекчеләр адресына тик мактау сүзләре җиткерәсе килә.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас