

«Мир» җәмгыяте малларны кышлатуга ныклы әзерлек белән керде. Һәр шартлы баш малга 42,5 ц азык берәмлеге исәбеннән салам, силос, сенаж, печән җәйдән үк ферма янына тупланды. Бүгенге көнгә хужалык буенча көндәлек 55 ц сөт хәзерләнеп, шуның 52 центнеры сатылды.
Хуҗалык эшчәннәре язгы-көзге кыр кампанияләрен оптималь срокларда башкарып чыгуны максат итеп куеп, зур тырышлык салды. Хуҗалыкның 6226 га сөренте җире булып, шуның 4600 гектарын бөртеклеләр биләде. Моннан тыш, 488 га техник культуралар игелде. Агымдагы елда 73623 ц тулай ашлык җыеп алынды. Алдынгыларга килгәндә, комбайнчылар Илнур Мостафин, Илгизәр Сәфиуллин, Фикус Заһиров, механизаторлар Вәсил Сәфиуллин, Нияз Фәттахов, Рузил Әхмәтшин, Илгиз Габбасов, сыер саву операторлары Рәфинә Басыйрова, Гөлчәчәк И д р и со в а , Ә л ф и я Миркасыймова җәмгыятебезнең үрнәкле эшчеләре.
Арытаба да эшчәнлегебезне оешкан төстә алып барырга һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешергә өметебез зур.