Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
10 ноябрь 2023, 05:30

Лаеклы каршылыйбыз

Җәмигънур МӨХТӘРОВ, «Маяк» кооперативы рәисе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Лаеклы каршылыйбызЛаеклы каршылыйбыз
Лаеклы каршылыйбыз

Терлекчелек һәм басучылык тармакларында яңа технологияләр куллану - мөһим бурычлардан.

Терлекчелек объектларын үзгәртеп кору буенча күләмле эшләр башкардык. Дөмәй товарлыклы - сөтчелек фермасында 280 баш савым сыерына исәпләнгән яңа япма булдырылып, проект буенча ике бина сыер саву залы белән кушылды. Катнашазык цехы төзелде.

Бүгенге көндә барлыгы 834 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 335 баш савым сыеры асрала. 9 айда 15381 ц сөт (һәр сыердан - 5493 кг), 326 ц ит җитештерелде. Бу күрсәткечләргә ирешүгә сыер савучылардан Фәридә Насыйпова, Ләйсән Габдрахманова, Ләлә Әхмәтҗанова, Эльза Хәбирова, терлекчеләрдән Шөһрәт Туктаев, Шомурат Азимов, Дильмурод Икромов, бозау караучылардан Финаһия Рафыйкова, Икбол Эсанова зур өлеш кертте.

Басучылык буенча да уңышларыбыз бар - барлыгы 39137 ц ашлык җыеп алынды. Бу җәһәттән Рафаил Җиһануров, Булат Әхмәтшин, Дамир Гайсин, Рафыйк Шарафетдинов, Рузил Кәшфуллин, Илдар Әхмәтшин, Наил Шәгалиев кебек уңганнарга таянабыз.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас