

Узган тугыз айда кооператив буенча 4306 ц сөт хәзерләнеп, һәр сыердан 3583 кг сөт савып алынды. 297 ц ит җитештерелеп, көндәлек артым 530 грамм тәшкил итте. Илеш товарлыклысөтчелек фермасы буенча 411 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 120се савым сыеры исәпләнә. Яшь үрчем алуга килгәндә, узган чорда 192 баш бозау алынды.
Хуҗалык эшчәннәре язгы чәчүне вакытында һәм сыйфатлы башкарып, җәен чәчүлекләргә тиешле тәрбия биреп, күп көч салып үстергән игеннәрне югалтуларсыз җыеп алуга иреште. Хуҗалыкның 2653 гектарда сөренте җире исәпләнеп, шуның 2200 гектар мәйданын бөртекле культуралар били. Алардан барлыгы 29 мең 659 центнер уңыш суктырылды. Мал азыгы да җитәрлек күләмдә хәзерләнде. Җир эшкәртүгә җаваплы караш булдырылды. Алдагысын хәстәрләп, 220 гектарда кышкы бодай чәчелде.
Хуҗалыкның алдынгылар сафында – комбайнчылар Рәмил Сәрваров, Камил Даянов, Шамил Локманов, Алмаз Наҗаров, сыер саву операторлары Зилә Гыйбәдуллина, Рифа Наҗарова, Рүзилә Шәйхетдинова.