Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
10 ноябрь 2023, 05:40

Тырышлык булса, нәтиҗә көттерми

Рәвис ЗАРИПОВ, «Илеш МТС» җәмгыяте директоры, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Салават Юлаев ордены иясе.

Тырышлык булса, нәтиҗә көттермиТырышлык булса, нәтиҗә көттерми
Тырышлык булса, нәтиҗә көттерми

Авыл хуҗалыгы тәг а е н л ә н е ш е н д ә г е җирләрне нәтиҗәле файдаланып, җитештерү күләмен арттыру, продукция сыйфатын яхшырту - алга куелган максатларыбыздан. Уртак тырышлык белән басучылыкны һәм терлекчелекне үстерү, табыш бирердәй тармакларны алга җибәрү чарасын күрәбез. Агымдагы елда 461га мәйданда бөртекле культуралар игелеп, 10270ц. ашлык җыеп алынды. Гектар куәте – 21 ц.

2023 елда 680 гектарда рапс үстердек. 250 гектарда шикәр чөгендере үстердек, аның уңышы бер гектардан 310 ц. булып, 7750 тоннасын Чишмә шикәр заводына тапшырдык. Шулай ук карабодай җитештерәбез.

Техникабыз - төзек, яңа, чөнки техника паркын яңартуга җитди карыйбыз. Алдынгы комбайнчылар, уңган механизаторлар, тәҗрибәле водительләр һ.б. эшләренә җаваплы карап, елның-елында мул уңыш алуга зур өлеш кертә.

Терлекчелек тармагын үстерү буенча да максатлы эш алып барыла. Теләкәй товарлыклы сөтчелек фермасы ел башыннан 10мең 178ц сөт җитештерелеп, Уфа сөт комбинатына беренче һәм югары сортлы продукция озатылды. Терлекчелекнең киләчәге яшь үрчем алуда булуын аңлап, әлеге юнәлештә дә нәтиҗәле эшлибез. Узган чорда 151 бозау алынып, аның сакланышы яхшы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас