

М.Горький ис. кооператив эшчәннәре язгы чәчүне оптималь срокларда башкарып, җәен чәчүлекләргә тиешле тәрбия бирелде. Игеннәрне үз техникабыз белән югалтуларсыз җыеп алып, җиткелекле күләмдә орлыклар хәзерләнеп, келәтләргә салынды.
Малчылык тармагына килгәндә, аны үстерү өчен хуҗалыкта тиешенчә мөмкинлекләр булдырылган. Шул рәвешле, фермаларда кышлату яхшы гына әзерлек белән башланып китте. Маллар тулы рацион буенча ашатыла, аны баланслау хәстәре күрелә. Азык җитәрлек күләмдә: печән - 485, силос – 2266, сенаж – 2762, салам 1193 тонна хәзерләнде.
Хуҗалыкта барлыгы 1167 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 500 баш савым сыеры исәпләнә. 10 айда барлыгы 18836 ц сөт савылып, шуның 14202 ц реализацияләнде.
Ирешкән уңышларыбызда кооператив уңганнарының тырыш хезмәте ята. Бәйрәм уңаеннан барлык механизаторлар, малчылык эшчеләре адресына тик мактау һәм рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә.
Киләчәктә дә уртак тырышлык белән продукция җитештерүне арттыра барып, яхшы нәтиҗәләргә ирешербез, дип ышанам.