Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
11 ноябрь 2023, 05:00

Алга - зур максатлар

Рәмил ГАНИЕВ, «Игенче» КФхсы җитәкчесе, Салават Юлаев ордены иясе.

Алга - зур максатларАлга - зур максатлар
Алга - зур максатлар

“Игенче” крестьянфермер хуҗалык идарәсе басучылык уңышын күтәрү юнәлешендә эзмә-эзлекле эш алып бара. Гектар куәтен арттыру өчен чәчү нормасын үтәүгә аеруча зур игътибар бирдек. Бодай арпа, карабодай чәчүлекләре гербицид белән эшкәртелеп, барлык чаралар вакытында үтәлде. Агымдагы елда уракны җиңеләйтү максатыннан, бер “Палессе GS10” ашлык сугу комбайны, бер прицебы белән “КамАЗ” автомашинасы, төрле тагылма инвентарьләр сатып алдык.

Хуҗалыкның 3046 гектар сөренте җире исәпләнеп, агымдагы елда 975 - язгы бодай, 774 - арпа , 332 - арыш, 237 - борчак, 728 гектарда карабодай культуралары игелде. Ашлыкның тулай җыемы 40 мең 771 ц тәшкил итте.

Барлык басу эшләрен иртә яздан кара көзгәчә сыйфатлы итеп башкаруга уңган эшчәннәребез абыйлы-энеле Илшат һәм Фларис Кашаповлар, Флорит Газетдинов, Флүн Әзһәров, Рәмзил Насретдинов, Илшат Абдуллин, Рәмил Иргалин, Нәкыйп Садыйков, Тимур Хөснуллин тырышлык салды.

Әйтергә кирәк, соңгы елларда Кужбахты авылында хуҗалык үз көче белән заманча, куәтле яңа «ЗАВ-40» һәм игеннәрне саклау өчен ике склад төзеде.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас