Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
11 ноябрь 2023, 05:25

Бердәм көч белән

Альберт РАМАЗАНОВ, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Бердәм көч беләнБердәм көч белән
Бердәм көч белән

Хуҗалык елдан-ел җитештерү куәтен арттыра барып, бүгенге көндә 2037 гектар сөренте җиребез бар. Агымдагы елда 867 га - бодай, 680 га - арпа, 219 га - карабодай, 79 га - кукуруз игелеп, ашлыкларны югалтуларсыз җыеп алдык. Мөһим кампанияләрне үз көчебез белән башкарып чыгып, җирләр сөрелеп бетте.

Терлекчелек буенча да уңышлы эшчәнлек алып барабыз. Малларга җитәрлек күләмдә азык запасы тупланды. Хуҗалык буенча 380 мөгезле эре терлек исәпләнеп, шуның 130ы - савым сыеры. Ун айда 4200 центнер сөт савып алдык.

Югары нәтиҗәләргә ирешүдә хуҗалык уңганнары Камил Әхмәтшин, Гүзәл Сәлимова, Гөлшат Хәбибуллина, Вәсил Сәлимов, Альберт Кәрамов, Фәрһәт Зарипов, Илсур Габидуллин, Җәүдәт Фәтхетдинов, Илгиз Исламов, Фидан Йосыпов, Әмир Әхмәдуллин, Рәсил Сәлимов, Марат Мортазин лаеклы өлеш кертте.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас