Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
11 ноябрь 2023, 05:15

Хезмәт шавы тынмый

Гыйлемҗан ГАЙНЕТДИНОВ, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Хезмәт шавы тынмыйХезмәт шавы тынмый
Хезмәт шавы тынмый

Һәр мөһим кампанияне бердәм тырышлык аша башкарып, яхшы нәтиҗәләргә ирешәбез. Бүгенге көндә коллектив 33 хезмәткәрне берләштерә.

Басучылык тармагына килгәндә, хуҗалык буенча барлыгы 6500 гектар сөренте җирләре исәпләнеп, анда бодай, арпа, борчак, люпин, карабодай, рапс, горчица, көнбагыш культураларының уңышын җыеп алдык. Быел тулай җыем 73 мең ц тәшкил итте. Ел саен орлыкны үзебез әзерләп, элиталы орлык белән эш итәбез.

Терлекчелек белән шөгыльләнеп, бүген КФХда 616 баш симменталь токымлы нәселле маллар, 359 баш ат, 46 баш сарык асрала.

Кыр эшләрен вакытында һәм сыйфатлы башкарып чыгуга хуҗалык уңганнары үз көчен һәм тырышлыгын сала. Алар - комбайнчылар Рүзил Шакиров, Дамир Нурмөхәммәтов, Валерий Нафиков, Александр Аплатонов, Баходир Җәлилов, Кирилл Сәйфуллин, водительләр Дамир Вахитов, Сергей Гаврилов, Фәрит Ибраһимов, Фәрит Шафыйков, Фирдәвис Сәлимгәрәев, тракторчылар Тимернәҗип Локманов, Фәвәрис Садыйков, Рәфис Кашапов, Марсель Фәзуллин.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас