

Авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең хезмәте үтә дә авыр һәм мәшәкатьле. Чәчү, урып-җыю кебек мөһим кампанияләр чорында,шулай ук терлекчелек тармагында хәтта көн – төн, сәгать белән исәпләшмәскә туры килә. Бу җәһәттән үз эшенә җаваплы караучы уңганнарыбыз булганда хуҗалык үз позициясен югалтмыйча, алга бара.
Хуҗалыкта 550 гектар сөренте җире булып, шуның 85 гектары-печәнлек, 100 гектары көтүлек өчен тәгаенләнгән. Мөһим кампанияләрне үз көчебез белән башкару ө ч е н т е х н и к а б ы з җитәрлек – бер «МТЗ- 12.21», өч «МТЗ-82» тракторлары, барлык тиешле корылмалары белән ике «Дон-1500» комбайны, ике «ЗИЛ- 130 автомашиналары бар. Терлекчелек тармагына килгәндә, 190 баш мөгезле эре терлек исәпләнеп, шуның 78е - савым сыеры. Узган чорда 2690 центнер сөт җитештерелеп, ул «Илишмолоко» җәмгыятенә тапшырылды.