

Рәйсә Мөхәммәтҗанова - Башкортстан авыл хужалыгы институтының икътисад факультетын тәмамлап, туган «Игенче» колхозында күп еллар буена бухгалтер вазифасын башкара. Әлеге вакытта да «Игенче» КФХсының әйдәүче белгече, Русия Федерациясенең хезмәт ветераны. Тормыш иптәше Халит белән ике ул, бер кыз үстереп, һәркайсын югары белем алырга, матур тормыш юлы сайларга ярдәм итәләр. Олы уллары Айрат район эчке эшләр бүлегендә эшли, ЮХХДИ хезмәткәре, гаиләсе белән Югары Яркәйдә яши, ул үстерә. Азамат белән АльбинаУфа нефть-техник университеты талиблары.
Рәзия - Уфа кооператив техникумын тәмамлый һәм кияүгә чыгып, Себер якларында гомер кичерә. Әмма туган яклар үзенә тарта - Тәҗәй авылына кайтып, күп еллар инде элемтә бүлеген җитәкли. Халык белән эшләү дәверендә ихтирам яулаган, Башкортстан элемтә идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Рәзия һәм Илшат Х ә е р т д и н о в л а р - ике ул үстергән, инде оныклары үсеп килә. Авыл тормышы булгач, барысы да авылча - күп санлы мал- туар, кош-корт асрап, гөл-чәчәкле бакчалар үстереп, бай, мул тормышта яшиләр. Күп еллар инде олы яшьтәге (96 яшь) әниләре - Әдибә апаны күз карасыдай саклап, тәрбияли алар. Әниләре кызларыннан бик канәгать: «Аллага шөкер, кунактан-кунакка йөртеп, хөрмәт итә балаларым», - дип рәхмәтләрен укып яши. Рәзия белән Рәйсәнең һәркайсының яшәгән тормышына «5»ле билгесе куярга була. Киләчәктә дә гомер юллары озын булып, матур хезмәттә һәм хөрмәттә үтүен телим.
Рәмилә НУРГАЛИЕВА. Тәҗәй авылы.