

Хуҗалык өч ел дәвамында тотрыклы эшләп килә. Коллективны тырыш кешеләр берләштерә. Рифкат Сәетмәгъүпов, Радик Шаһиев, Фәрит Мирзаянов, Олег Тукбаев кебек уңганнарыбыз - һәр эштә терәк. Безнең төп юнәлеш – басучылык. Шул рәвешле, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, аны саклау, транспортлау һәм сату белән шөгыльләнәбез.
Хуҗалыкның 1500 гектар сөренте җире булып, анда бодай -600, арпа -500, карабодай – 300, солы 100 гектар тәшкил итте. Технологияләрне төгәл үтәп, бәрәкәтле туфракка ашлама керткәч, культуралар да яхшы уңыш бирде.
Бар эшләр мехникалаштырылган. Техника паркын 3 “Палессе” комбайннары, 3 “К- 700”, 3 “МТЗ-82” тракторлары берләштерә. Үстерелгән уңыш үзебездәге складларда саклана, киләчәктә реализацияләү планлаштырыла.
Әйтергә кирәк, хуҗалыкта барысы да тотрыклы һәм план буенча бара. Хуҗалыгыбыз елдан-ел үсешә, әкренләп матди-техник базаны яңартабыз.