

Коллективыбыз уңганнарының бердәм тырышлыгы белән быел да яхшы нәтиҗәләргә ирештек. Хуҗалыкның 5261 гектар сөренте җире бар, агымдагы елда анда 2622 га язгы бодай, 1984 га арпа, 305 га карабодай, 340 га горчица үстерелде. Елына күрә ару гына уңыш җыеп алдык — гектар көче уртача 17 центнер тәшкил итте. Ындыр табакларына 8485 тонна ашлык кайтты.
Хуҗалык икенче ел инде бәрәңге үстерү белән мәшгуль. Культураның иң тәмле һәм уңдырышлы Коломбо сортын утыртабыз. Быел аны 10 гектарда иктек. Уңышы югары булып, 140 тонна алынды. Бәрәңгене реализациялибез, ул зур сорау белән кулланыла.
Техника паркы яңартылып тора. Аны төрле маркадагы 7 комбайн, 20 трактор, 30 автомобиль тәшкил итә һәм кыр эшләре кампаниясен вакытында башкарып чыгуда ярдәмгә килә.