Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
11 ноябрь 2023, 06:00

Вакытның кадерен белеп

Зифкать СӘЕТГАЛИЕВ, БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Мусин ис. җәмгыяте директоры.

Вакытның кадерен белепВакытның кадерен белеп
Вакытның кадерен белеп

Агымдагы елда язгы, җәйге һәм көзге басу эшләрен сыйфатлы башкарып, мул уңыш алуга ирештек. Урыпҗыю кампаниясендә игеннәрне югалтуларсыз җыеп алга күп көч салдык. Нәтиҗәдә, бөртекле культураларның һәр гектарыннан 12,1 центнер уңыш алынып, тулай җыем 30 мең центнерга җитте. Бодайның – архат, кышкы бодайның - башкирская-10, арышның памяти Кунакбаева, борчакның Памяти Хангильдина сортлары игелде һәм орлыклар кондициягә җиткерелеп, саклауга салынды. Шуны да билгеләргә кирәк, агымдагы елда Игмәт авылында тагы бер яңа ашлык саклагыч төзелде.Соңгы көзге кыр эшләре, басуларны сөрү тәмамланды. Киләсе ел уңышын хәстәрләү максатында 400 гектарда уҗым культуралары чәчелде.

Бәйрәм уңаеннан җәмгыятьнең уңган эшчәннәрен Илдус Хәйбрахманов, Ринат Нәбиев, Нәҗип Мостафин, Марат Дооткулов, Рәсил Гыйлемҗановны мактап телгә аласы килә.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас