Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
11 ноябрь 2023, 04:55

Заманча алым белән

Елена ИБРАҺИМОВА, «Урал» җәмгыяте директоры.

Заманча алым беләнЗаманча алым белән
Заманча алым белән

Җәмгыятебез терлекчелек тармагында уңышларга ирешеп, һөнәри бәйрәмне яхшы кәеф белән каршылый. Нәсел эшен уңышлы дәвам итәбез. Агымдагы елда 4 төркем тана әзерләп, һәрберсендә 50 шәр баш бәйләнде. Хезмәтебезнең нәтиҗәсе буларак, агымдагы елның узган чорында барлыгы 1654 центнер ит җитештерелеп, маллардан тәүлеклек артым 710 грамм тәшкил итә. 24772 ц сөт җитештерелеп, һәр сыерга ул уртача 5630 кг туры килә. Хуҗалыгыбызда тырыш, уңган, тәҗрибәле хезмәткәрләр көч сала. 10 айда тулай савымнарын алдынгы сыер савучылар Гөлнур Хөсәенова 2094 ц, Рәдис Гыйльманов 2478 ц кадәр җиткерде. Күп еллар хезмәт күрсәткән терлекчеләр Айсылу Харрасованың, Роберт Баһмановның өлеше зур.

Хужалыкта кышлату чорына җитәрлек күләмдә барлык төр азык тупланган, терлекләр заманча ремонтланган торакларда яхшы шартларда тәрбияләнә.

Урып-җыю кампаниясендә бөртекле культураларның һәр гектарыннан 12,8 центнер уңыш алынып, тулай җыем 1445 тоннага җитте. Моннан тыш, җәмгыять орлыкчылык белән шөгыльләнеп, республика хуҗалыкларына югары репродукцияле орлыклар да сата. Шул исәптән, бодайның - Архат, Кинельская, Юбилейная, арпаның - Памяти Чепелева, Саша, борчакның - Памяти Хангильдина, карабодайның Светлана сортларына зур әhәмият бирелә. Кукуруз да мул уңышы белән сөендерде, һәр гектарыннан 200 ц тәшкил итте.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас