Фәния куркып:
– Ни булды, балакай, бәйрәмгә нигә килмәдең? Без сине эзләдек.
– Минем әти бүген өйләнде. Өйдә хәзер әнием урынында – чит апа, минем анда кайтасым килми, – дип үкседе малай. Ул бераз тынычлана төшкәч, Фәния Мөхәммәт кызы баланың башыннан сыйпап:
– Мин сине яхшы аңлыйм, тик сине яраткан әтиең бар бит.
Әниеңнең үлүе аңа да бик авыр. Син бит – әтиеңнең бердәнбер куанычы. Аңа ярдәм итәргә, аның янында булырга тиешсең. Аңла,өй эчендә хатын-кыз кулы кирәк, ансыз яшәү авыр. Син бит – егет кеше! Әйдә, кайт әтиең янына. Берни дә сиздермә, мин озата барам.
Алар Илһам яши торган йорт янына җитеп килгәндә, капка төбендә басып торган әтисе, аларны күреп, каршы атлады.
- Озак бәйрәм иттегез, эзләп чыга идем, улым, бәйрәм шәп булдымы? – диде улының кулыннан алып.
– Әйе, ямьле булды, рәхмәт, әти, – дип укытучысы белән хушлашып, Илһам өйгә кереп китте. Фәния Мөхәммәтовна:
– Улыгыз бик акыллы, нечкә күңелле, горурлыгыгыз булып үсүен телим,-дип саубуллашып кайтып китте.
Көндәлек мәктәп эшләре белән вакыт сизелми үтә торды. Җир өстенә җылы нурлар бөркеп, йөрәкләрне җилкендереп, яз килде. 8 Март бәйрәме аеруча истәлекле булды. Балалар иртүк килеп, дәресләр башланганчы кабинетны бизәделәр, төрле төстәге шарлар элделәр. Кара тактага «Фәния Мөхәммәтовна! Сезне бәйрәм белән ихлас котлыйбыз, гел шулай елмаеп яшәгез!» – дип язып та куйдылар. Укытучыны басып каршы алдылар һәм «Бәйрәм белән!» –дип барсы бергә ягымлы, шатлыклы аваз сиптеләр. Укытучы каушап, ни әйтергә белми торганда, барсы да аның янына килеп, матур итеп язылган открыткалар бүләк иттеләр. Илһам да коба төстәге иске генә кәгазьгә төрелгән бүләк бирде. Балалар күреп, көлә башладылар. Мөгаллимә аларны тиз генә туктатып, төргәкне ачты һәм зур соклану хисләре белән:
– Уух, нинди тәмле исле хушбуй! Рәхмәт сиңа, Илһам, зур рәхмәт, – дип куану хисләрен белдерде һәм шешәдә яртылаш калган хушбуйны колак артына аз гына сөртеп алды. Бу Илһамның әнисеннән калган хушбуй иде. Малай өчен бу олы шатлык булды, зур канәгатьләнү белән елмаеп басып торды да эчтән генә: «Әниемнең исе килә! » – дип, куанып китеп барды.
Шулай ай үтә, ел үтә, ай әйләнә, көн үтә дигәндәй, тагын яңа уку елы җитте. Сыйныф ишеген ачу белән, Фәния Мөхәммәт кызын укучылар «Урра» кычкырып каршы алдылар. Илһамның эчке шатлану тойгысы йөзенә бәреп чыкты. Укытучы янына ашыкмый гына атлап барды да, әнисен күргәндәй, аның күзләренә мөлаем карап, ап- ак чәчәкләр бәйләме сузды. Урынына китәргә ашыкмыйча, оялыбрак:
– Быел да әдәбият түгәрәге буламы?- дип сорады.
- Була, әлбәттә, синең миңа җибәргән шигырьләреңне укыдым, матурлар, җырлап торалар, алар «Мәктәп календаре» журналында басылачак,- дип Илһамны куандырды. Ә малай, яңа гына аткан мәк чәчәгедәй, кып-кызыл булып,башкаларга күз салды, бигрәк тә Әлияне күзәтте. Күңелендә ниләр кайнаганын ул үзе генә белгәндер.
– Укучылар! Сыйныфташыгыз җәй буе иҗат итте, берсе икенчесеннән әйбәтрәк шигырьләр язды, афәрин, – дип укытучы мактый башлаган иде, әлеге дә баягы Әлия түзәлмәде: «Берсен генә булса да укыгыз әле?» – дигәч, Илһамның йөзе ут булып янды. Мөгаллимә шигырьне авторына тоттырды. Илһам исә кыенсынып кына укый башлады:
Әнием Күз алдында- назлы карашларың, Уйчан һәм дә моңлы күзләрең. Колагымда чыңлый әле һаман Миңа әйткән йомшак сүзләрең: «Яхшы укы, тәртипле бул,балам, Акыл киңәшенә колак сал. Авырлыклар кунса иңкәеңә, Китаплардан укып, сабак ал». И, Әнием, синдәй газиз җанны Арабызда юк дип буламы? Сине уйлау,әнием, сине уйлау Якты, ямьле итә дөньяны.
Укучылар барысы бергә: «Илһам – шагыйрь бит!» – дип, сокланып кычкырганнарын сизми дә калдылар. Ә ул оялып, башын аска иде.
Мөгаллимә исә иртәгә урманга кросска барачакларын хәбәр итте. Балалар «Урра» белән кул чаптылар. Кыска гына әңгәмәдә укытучы спортның организмны чыныктыруын, сәламәтлекне, мускулларны ныгытуын, ихтыярлы, максатка омтылышлы булып үсәргә ярдәм итүен тагын исләренә төшерде.
Ата-аналар җыелышының берсендә Илһамның әтисе Мөнир Сабиров улының укуы белән канәгать булмавына тукталды:
– Бернигә ярамаган ана теленә чат ябышты шул малай, төп фәннәргә игьтибары аз, хөрмәтле Фәния Мөхәммәтовна. Шушы мәсьәләгә сүлпән карыйсыз бит.
– Сезнеңчә кайсылары төп фән була инде? – дип гаҗәпләнде укытучы.
– Аны үзегез бик яхшы беләсез. Математика, физика, урыс телен белмәсә, бала кайда укырга керә ала? Ничә карасаң да, ул шигырь яза.
Фәнә МИНҺАҖЕВА, мәгариф хезмәт ветераны. Югары Яркәй авылы.
(Дәвамы бар).